Эчтәлек

Б.э.к. 209 елда хуннуларның идарәчесе Модэ була; бердәм дәүләт барлыкка килә.

Хуннулар Кытай белән сугышлар алып баралар; б.э.к. 51 елда хуннуларның бәйсезлеге Кытайга карата вассаллык мөнәсәбәтләре белән чикләнә. Соңрак хуннулар бәйсезлекләрен кире кайтаралар, әмма 48 елда хунну ыруларының бер өлеше кабат Кытай тарафыннан буйсындырыла һәм көньяк хуннуларга башлангыч бирә.

Төньяк хуннулар 87–93 еллардагы сугыш барышында тар-мар ителә. Төньяк хуннуларның бер өлеше Көнбатышка күчеп китә, IV йөздә массакүләм күчүләре Халыкларның бөек күчешенә этәргеч биргән һуннар кабиләләре берлеге оешуда катнаша.

Хуннулар мәдәнияте скиф-сарматларныкына охшаш була.

Әдәбият

Гумилёв Л.Н. Хунну. М., 1960.