13 төре билгеле, Европа, Азия һәм Төньяк Африкада таралганнар. ТР территориясендә 2 төре – гади уткойрык (Ph.phoenicurus) һәм кара уткойрык (Ph.ochruros) – барлык районнарда да очрый.

Урманнарда, бакчаларда, әрәмәлекләрдә, кеше яшәгән тораклар тирәсенә оялый.

Гәүдәсенең озынлыгы 14–18 см, авырлыгы 20 г га җитә. Ата кошның аркасы караңгы- яки аксыл-соры, түше җирән яки кара-коңгырт, карасу канатлары аксыл каймалы яисә тимгелле; ана кош бер төстә генә, җирән төсмерле коңгырт. Гади уткойрыктан аермалы буларак, кара уткойрыкның маңгае соры, түше кара. Уткойрыклар – күчмә кошлар. Ояларын агач куышларында, ярыкларда коралар, каралты түбәләре астына оялыйлар. 4–6 зәңгәр йомырка салалар, 2 атнадан кош балалары чыга. Уткойрыклар бөҗәкләр, үрмәкүчләр һәм вак әкәм-төкәмнәр, көзен аю баланы, кара карлыган җимешләре һ.б. белән тукланалар.

Урман һәм авыл хуҗалыгына файда китерәләр.

Гади уткойрык