Биографиясе

1924 ел, Тәтеш кантоны (хәзерге Буа районы) Шигали авылы – 1943 елның 28 августы, Полтава өлкәсе, Украина ССРның Харьков өлкәсе Краснокутск районы Пархомовка авылында җирләнә.

1930 елда аның гаиләсе Куйбышев шәһәренә (хәзерге Самара) күченә. Куйбышевта 2 нче фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбен тәмамлаганнан соң, Куйбышев шәһәре кондитер фабрикасында эшли.

1942 елдан Кызыл Армиядә.

1943 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 200 нче гвардия укчы полкы (4 нче гвардия армиянең 68 нче гвардия укчы дивизиясе) пулемётчысы. Воронеж фронты гаскәрләре составында Белгород-Харьков һөҗүм операциясендә катнаша (1943 ел).

1943 елның 28 августында Михайловка хуторы (Полтава өлкәсе Котелёв районы) өчен барган сугышларда батырлык күрсәтә. Граната белән авыр танкны шартлата һәм берничә солдатны юк итә.

Яу кырында һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, медаль белән бүләкләнә.

Истәлеге

Буа шәһәрендә мемориаль комплекс территориясендә Герой бюсты урнаштырыла, Михайловка Первая авылында — обелиск, П.Мачнева исемендәге төзелеш-энергетика  көллияте территориясендә (Самара шәһәре) — истәлекле стела. Буада аның исеме белән урам атала.

Әдәбият

Герои Советского Союза — наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;

Герои Советского Союза: краткий биографический словарь. М., 1987. Т. 1;

Батырлар китабы — Книга Героев. Казань, 2000;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2018. Т. 1. С. 653, 705;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 42.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина