Император Николай I нең 1838 ел 21 ноябрь Фәрманы нигезендә оештырыла һәм 1839 елның 2 гыйнварында дәүләт милкенең Казан палатасы буларак ачыла; Александр II нең 1866 ел 22 декабрь Фәрманы нигезендә — дәүләт милкенең Казан губернасы идарәсе, император Николай II нең 1902 ел 2 июнь Фәрманы нигезендә Казан губернасының җир эшләре һәм дәүләт милке идарәсе итеп үзгәртелә.

Баштарак — дәүләт крәстияннәре һәм дәүләт милке белән, 1866 елдан җирләр, урманнар, җир асты байлыклары, урманчылыклар, казна утарлары һәм алардан мөмкин кадәр керем алу белән идарә итә, шулай ук авыл хуҗалыгы өлкәсендәге камилләштерүләргә күзәтчелекне тормышка ашыра.

Аның составында идарәче, аның ярдәмчесе, аерым йөкләмәләрне үтәүче түрә, авыл хуҗалыгы инспекторлары, урман ревизорлары, эш башкаручылар була. Аңа канцелярия, гомуми, урман, авыл хуҗалыгы, бухгалтерия, мәхкәмә, инженер-гидротехник бүлекләр керә. 1912 ел 25 июнь Фәрманы белән Идарә каршында идарәче (рәис), урман ревизорлары һәм урман төзелеше ревизорлары составында Урман советы оештырыла.

Ул Дәүләт милке министрлыгына, 1894 елдан — Җир эшләре һәм дәүләт милке министрлыгына, 1905 елдан — Россия Җир төзелеше һәм җир эшләре баш идарәсенә буйсына. 1918 елның 25 октябрендә Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатлары советының Казан губернасы башкарма комитеты карары нигезендә бетерелә.

Чыганаклар

Полное собрание законов Российской империи. Собр. 2. СПб., 1839. Т. 13, отд. 2. № 11754; 1869. Т. 41, отд. 2. № 44024.

Әдәбият

Государственность России: Государственные и церковные учреждения; сословные органы и органы местного самоуправления, единицы административно-территориального, церковного и ведомственного деления (конец XV века — февраль 1917 года): Словарь-справ. М., 1996. Кн. 1 .

Автор – Е.Б.Долгов