Гомуми мәгълүмат

Удмурт Республикасының төньяк өлешендә урнашкан. 1937 елда оештырыла. Мәйданы – 2267,8 кв.км. Үзәге – Игра поселогы (Ижевск шәһәреннән 92 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 37156 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 513 кеше. Алар, нигездә, район үзәгендә, Лоза, Факел поселокларында, Зура, Яңа Зятцы, Чутыр авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Район территориясендә татарлар 1940–1950 елларда, районда агач әзерләү тармагының нык үсүе белән бәйле рәвештә килеп урнаша. Татарлар (нигездә, Татарстан һәм Башкортстаннан килгән югары әзерлекле нефть белгечләре) күченүенең икенче дулкыны 1970 елларның беренче яртысына туры килә һәм бу районда нефть чыгара башлау белән бәйле.

Районда татар мәдәнияте җәмгыяте эшли (рәисе – Н.К.Касыймова).