Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысыннан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тимерчелек һәм мичкә ясау кәсепчелеге, күн аяк киеме тегү тарала.

XX йөз башында земство мәктәбе (1900 елда ачыла), 30 тимерчелек, 2 шырпы фабрикасы, 2 кибет, 17 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 4706 дисәтинә тәшкил итә.

Революциягә кадәр 4 агач мәчет төзелә. Алар каршында мәдрәсәләр эшли. 1875 елда аларда – 150 укучы, 1911 елда 205 ир бала һәм 120 кыз бала укый.

Мәхәллә кешеләренең саны арту сәбәпле, 1910 елда авыл кешеләре Оренбург мөселман диния нәзарәтенә бишенче мәчет төзү өчен рөхсәт сорап мөрәҗәгать итәләр. 1915 елда таш мәчет салына. 10 ел дәвамында анда мулла булып Миңнебай Шәрәфетдинов хезмәт итә, шунлыктан халык арасында Миңнебай мәчете дип йөртелә. 1917 елдан соң мәчет ябыла, төрле елларда анда хезмәт буенча уку сыйныфлары, мәктәп склады урнаша.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Әлмәт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1963 елныңң 1 февраленнән – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән Нурлат районында.

Хәзер – Колбай-Мораса авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда Сталин исемендәге колхоз оештырыла. 1961 елдан авыл – «Алга» колхозының (шулай ук Көрнәле Әмзә, Кече Күлбай-Мораса авыллары хуҗалыклары керә) үзәк утары. 1994 елдан – «Алга» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 2000 елдан – «Алга» авыл хуҗалыгы кооперативы, 2006 елдан – «Мараса», 2009 елдан «ВЗП Билярск» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда башлангыч мәктәп ачыла, ул 1930 елда – җидееллык, 1936 елда урта мәктәп (яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә. Балалар бакчасы (1996 елдан яңа бинада), мәдәният йорты (1995 елдан яңа бинада), китапханә (1918 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (5 нче җамигъ мәчет, манарасы 1994 елда торгызыла; дини архитектура истәлеге) бар. Мәктәп каршында «Туган як» музее эшли (1965 елдан; оештыручысы – Х.К.Садретдинов).

Мәдәният йорты каршында «Йолдыз» вокал сөючеләр (2009 елдан, оештыручысы – Л.В.Аитова), «Хыял» театр сөючеләр (2009 елдан, оештыручысы – Э.З.Гыйматдинова) клублары эшли.

1988 елда Г.Кариев музее – Татарстан Республикасы Милли музее филиалы ачыла (оештыручысы – Х.К.Садретдинов). Музей мәйданы – 115 кв.м, коллекциядә 3 мең саклау берәмлеге исәпләнә.

Экспозициядә Г.Кариевның шәхси әйберләре (документлар, китап, афишалар) урын алган; авыл тарихына багышланган бүлектә Г.Кариев, шагыйрьләр Г.Кандалый, Г.Утыз Имәни укыган мәдрәсә тарихы сурәтләнгән. Шулай ук коллекциядә – XVIII−XIX йөзләргә караган китаплар, сәүдәгәр Шабанов һәм бертуган Сәйфуллиннарның шырпы фабрикасы тарихына караган материаллар, этнография бүлегендә татарларның XIX йөзнең икенче яртысы – XX йөз башы эш кораллары, кием-салым, көнкүреш һәм гамәли-бизәлеш сәнгате әйберләре бар. Экспозициянең махсус бүлеге авылның репрессия корбаннары булган, Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләре тормышына багышлана.

Аеруча кыйммәтле коллекцияләр – актер Г.Р.Шамуковның шәхси китапханәсеннән документлар; XIX йөз ахыры – XX йөз башында тукылган сөлгеләр һәм эскәтерләр; гарәп һәм татар телләрендә XVIII−XIX йөз китаплары. 1996 елда музей тарафыннан туган авыл тарихына багышланган күргәзмә булдырыла. Ул мәдәният йортындагы музей кабинетында урнашкан.

Музей бинасы алдында Г.Кариев бюсты куелган.

Авыл янында археология истәлекләре:

  • Колбай-Мораса I, II, III авыллыклары (бронза гасыр),
  • Колбай-Мораса I, II, III, V, VI, VIII, IX авыллыклары (монголларга кадәрге болгар чоры),
  • Колбай-Мораса IV, VII авыллыклары (болгар чоры),
  • Колбай-Мораса курганнар төркеме (бронза гасыр),
  • Колбай-Мораса курганнар төркеме (чоры ачыкланмаган) табыла.

Күренекле кешеләре

Әхмәтзәки бине Сафиулла әл-Алиш әл-Морасави (Сафиуллин Зәки) (1898−1995) – дин эшлеклесе, Мәрҗани мәчете имам-хатибы (1978−1995), СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте казые;

Г.Кариев (Хәйруллин Миңлебай Хәйрулла улы) (1886−1920) – драма актеры, режиссер, татар профессиональ театрына нигез салучы;

Ә.С.Миндубаев (1929−1998) – мәдәният эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты, ТАССР мәдәният министры (1973−1976), Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, «Почет билгесе» орденнары кавалеры;

И.М.Сафиуллин (1966−1986) – сугышчы-интернационалист, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры (һәлак булганнан соң), Нурлат шәһәрендәге бер урам аның исемен йөртә;

А.С.Сәйфи (1890−1960) – журналист, педагог, җәмәгать эшлеклесе, тәрҗемәче;

Ф.Ф.Туктаров (1880−1938) – җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, журналист;

К.И.Юлдашев (1890−1955) – шагыйрь.

Халык саны

1782 елда – 233 ир заты;
1859 елда – 1797,
1897 елда – 2911,
1908 елда – 3870,
1920 елда – 3721,
1926 елда – 2020,
1938 елда – 1848,
1949 елда – 1750,
1958 елда – 1281,
1970 елда – 1383,
1979 елда – 1141,
1989 елда – 727,
2002 елда – 891,
2010 елда – 704,
2021 елда – 488 кеше (татарлар).