Якынча 3,5 мең, РФндә 100 дән артык төре билгеле. Татарстан территориясендә һәр җирдә очрый.

7–10 мм озынлыктагы бертөсле шомырткоңгыз (Hister unicolor) һәм 5–8 мм лы дүрт таплы шомырткоңгыз (H. Quadrinotatus) республика өчен гадәти төрләр. Гәүдәсе тыгыз, гадәттә, кабарынкы, озынча түгәрәк яки түгәрәк. Мыекчалары буынлы, озын хәрәкәтчел буынлы һәм тыгыз чукмарсыман. Башы алгы күкрәккә нык кына ябышып тора, аның эченә дә кереп китәргә мөмкин. Канат өслекләре кыскарган, корсак өлешен тулысынча капламыйлар, аяклары казуга җайлашкан. Шомырткоңгызлар куркыныч янаганда мыекча һәм аякларын җыялар һәм үлгән кебек яталар.

Күпчелеге ерткычлар; олы коңгызлар һәм личинкалары, башлыча, башка бөҗәкләрнең личинкалары, кайберләре гөмбәләр белән туеналар. Күп төрләре үләксәләрдә, тирестә, тизәктә, черүче үсемлек калдыкларында; күбесе кайры астындагы бөҗәкләр юлында һәм үзагачта; кайберләре кош ояларында, имезүчеләрнең өннәрендә яки кырмыска ояларында яшиләр.

Зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр.