- РУС
- ТАТ
Казан университетының системалы рәвештә астрономик күзәтүләр һәм тикшеренүләр алып баручы фәнни-укыту бүлекчәсе
1975 елда Зеленчук станциясеннән (Карачай-Чиркәс Республикасы) 40 км дагы А.В.Пастухов тавында – диңгез өсте тигезлегеннән 2000 м биеклектә урнашкан.
Астрономик климат елның 150–200 төнендә, бигрәк тә көзге-кышкы чорда, аеруча аяз атмосфера шартларында күзәтүләр алып бару мөмкинлеге бирә. Станция астрономик күзәтүләр үткәрү, шулай ук студентлар һәм аспирантларны астрономик җиһазлар белән эшләргә өйрәтү максатында төзелә; «Цейс-400», АЦУ-26 телескоплары, автомат телескоплар белән җиһазландырылган. Фотога төшерү һәм фотоэлектрик алымнар ярдәмендә станциядә күп кенә күк җисемнәренең төгәл урыннары һәм яктылыклары билгеләнә. Галлей кометасы, зур һәм кече планеталар, Марс, Юпитер, Сатурн иярченнәре, үзгәрүчән йолдызлар тикшерелә.
Станция хезмәткәрләре көньяк һәм төньяк күкнең координат системаларын төзү белән бәйләнгән халыкара ФОКАТ һәм ФОН проектларында (1982–1988); Галлей кометасына (1985–1986) һәм Марс иярченнәренә (1986–1987) очучы космик аппаратларның координатларын тәэмин итү буенча ВЕГА һәм ФОБОС проектларында катнашалар. Казан университетының астрономия станциясе – Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы системасының Россия территориясендә тау обсерваториясе булган бердәнбер фәнни-укыту бүлекчәсе; биредә студентлар һәм мәктәп укучылары өчен җәйге лагерьлар оештырыла; слетлар һәм олимпиадалар (халыкараларын да кертеп) үткәрелә.
СССР Космонавтика федерациясенең махсус дипломы белән бүләкләнә (1986).
Авторлар – М.И.Шпекин, В.Я.Соловьёв
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.