Тарихы

1646 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Богоявленское буларак та искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук олаучылык тарала.

XX йөз башында авылда Богоявление чиркәве (1842; 1932 елда ябыла, ампир стилендәге дини архитектура истәлеге), чиркәү-приход мәктәбе (1882 елда ачыла), җил тегермәне, ярма яргыч, икмәк киптергеч эшли, ярминкәләр уздырыла (6 гыйнвар, 8 июль, 22 октябрь).

Авыл җәмәгатенең имана җире 2911,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Бәтке волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. С 1930 елның 10 августыннан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында.

Хәзер – Бәтке авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда Ильич исемендәге колхоз оештырыла. 1958 елдан авылда – эреләндерелгән Ильич исемендәге колхоз (үзәк утары – Бәтке авылы; хуҗалыкка шулай ук Кама поселогы керә), 1970 елдан – «Ворошиловский» совхозы (республикадагы иң эре яшелчәчелек совхозларының берсе), 2003 елдан – шул ук исемдәге акционерлык җәмгыяте, 2007 елдан – «Челны-Овощи» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2016 елдан «Р-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халык саны

1870 елда – 883,
1897 елда – 874,
1913 елда – 1083,
1920 елда – 994,
1926 елда – 688,
1938 елда – 404,
1949 елда – 396,
1958 елда – 255,
1970 елда – 169,
1979 елда – 113,
1989 елда – 20,
2002 елда – 5,
2010 елда – 26,
2020 елда – 11 кеше (руслар).