Бөтенроссия мөселманнары Хәрби Шурасы органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1917 елның 19 октябреннән 1918 елның 26 февраленә кадәр Казанда рус телендә башта атнага ике, аннан соң бер тапкыр нәшер ителә.

«Өмид» ширкәтенең ташбасмаханәсендә басыла.

Җаваплы мөхәррире – башта Х.Еникиев, соңыннан (3 нче санда мөселманнарның Бөтенроссия мөселманнары шурасына ышанычларын югалтулары турында авторсыз (аноним) мәкалә басылганнан һәм Еникиев комиссия составыннан чыгарылганнан соң) – Җ.Алкин рәислегендәге редколлегия.

Газетада Х.Еникиев, М.Солтангалиев, И.Алкин, Д.Алкин, Й.Мозаффаров мәкаләләре басыла.

Юнәлеше

«Газеталардан», «Хроника», «Шура хроникасы», «Соңгы хәбәрләр» рубрикаларында мөселман дөньясы вакыйгалары яктыртыла.

Төп игътибар мөселман полкларын формалаштыруга, Казанда Бөтенроссия мөселманнарының 2 нче хәрби съездын әзерләп үткәрүгә, мөселман халыклары арасында милли хәрәкәт мәсьәләләренә бирелә.

Мөселман съездларының эш хисаплары, резолюцияләре, өндәмәләре, Мөселман хәрби шурасы башкарма комитетының утырыш беркетмәләре һәм карарлары басыла.

Соңрак Совет хакимиятенә газетаның мөнәсәбәте үзгәрә: хакимият урнаштыруның беренче көннәрендә ХКС эшчәнлеге хуплап каршы алына, соңга таба аның эше белән канәгатьсезлек күрсәтү чагылган, Учредительләр җыенын чакыруны яклаган язмалар урын ала.

1917 елның 17 декабрендә Совет үзен хәрби мөселманнарның югары органы, сәяси яктан барлык мөселман хәрби частьләренең югары идарәсе, дип карар чыгарганнан соң, газета урыннарда да, үзәктә дә федератив нигездә төзелгән социалистик хакимият булдыруны яклап чыга. Совет хакимияте декретларын тормышка ашырырга чакырып, газета, башлыча, большевиклар яклы була. Шулай да Казанда «Болак арты республикасы»ның эшчәнлеге бетерелгәннән соң газета чыгудан туктый.

Әдәбият

Давлетшин Т. Советский Татарстан. Теория и практика ленинской национальной политики. Лондон, 1977;

Тагиров И.Р. Очерки истории Татарстана и татарского народа (XX век). Казань, 1999;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.                          

Автор – С.М.Исхаков