Биографиясе

1903 елның 22 гыйнвары, Феодосия шәһәре — 1991 елның 18 сентябре, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1931).

Бөтенсоюз күл һәм елга балык хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының Татарстан бүлеген оештыручы һәм аның беренче директоры (1932–1962).

1962–1984 елларда Казан университетының умырткалылар зоологиясе кафедрасы профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Урта Идел буе сулыкларында һәм Куйбышев сусаклагычында балык ресурсларын тикшерүгә һәм рациональ файдалануга карый.

Лукин Урта Идел мәрсин балыклары экологиясенең төп билгеләрен ачыклый, ТАССРда колхоз балыкчылыгы нигезләрен эшли, балыкларның үзгәртеп корылган сулык-сусаклагыч шартларына җайлашу закончалыкларын өйрәнә һәм төп кәсәбәчелек балыклары запасларының формалашу үзенчәлекләрен күрсәтә.

Куйбышев сусаклагычында продуктив балыкны һәм азык ресурсларын арттыру буенча чаралар ком­плексын тәкъдим итә.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Основные черты экологии осетровых в Средней Волге: В 2 ч. К., 1947–49;

Разведение карпа в колхозных прудах. К., 1950;

Рыбное хозяйство Татарии и перспективы его развития. К., 1952;

Куйбышевское водохранилище // Изв. НИИ озёр и речного рыбного хоз-ва. 1961. Т. 50;

Рыбы Среднего Поволжья. К., 1971 (автордаш);

Стерлядь Куйбышевского водохранилища. К., 1981 (автордаш).

Әдәбият 

Кузнецов В.А. Александр Владимирович Лукин. К., 2002.

Автор — В.А.Кузнецов