Биографиясе

1933 елның 18 апреле, Казан – 2016 елның 14 августы, Казан.

1956 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Бөтенсоюз кинофото фәнни-тикшеренү институтының Казан филиалында эшли.

1958 елдан Казан университетында, химия факультеты деканы (1972–1987). Коновалова 3, 4, 5 координацияле фосфорның органик кушылмаларын синтезлый, реакциягә керү мөмкинлеген өйрәнә. Күбесе төрле яклап биологик активлыкка ия булган азотлы гетероциклик кушылмалар синтезлау алымнарын эшли. Фосфор химиясендә яңадан төркемләүне тикшерүгә, электрофиль һәм нуклеофиль реагентлар белән өч координацияле фосфор кушылмалары реакцияләренең механизмнарын өйрәнүгә, фосфит кислотасының салицил эфирлары химиясен, фосфорлы фтор­органик кушылмалар химиясен эшләүгә өлеш кертә. Уйлап табуга 40 тан артык авторлык таныклыгы бар.

«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Реакции присоединения фосфорсодержащих соединений с подвижным атомом водорода // Реакции и методы исследования органических соединений. М., 1968. Кн. 19 (автордаш);

Реакции производных кислот трёхвалентного фосфора с электрофильными реагентами // Реакции и методы исследования органических соединений. М., 1973. Кн. 23 (автордаш);

Реакция Пудовика. К., 1991 (автордаш).