Тарихы

Авылга XVII йөздә нигез салына. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, олаучылык таралган була.

XVIII йөздә авыл янында бакыр руднигы эшкәртелә. XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 1065 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Алабуга өязе Кураков волостена керә. 1921 елдан ТАССРның Алабуга, 1928 елдан – Чаллы кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1935 елның 10 февраленнән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1985 елның 15 августыннан Менделеевск районында.

Хәзер Монашево авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Памаш” колхозы оештырыла (беренче рәисе – М.Ибәтов), 1950 елдан авыл зурайтылган “Победа” колхозы составында (шулай ук Куян (хәзерге вакытта юкка чыккан авыл), Татар Кокшаны, Монашево, Яңа Кокшан авыллары да керә).

1958 елда “Мари” колхозы белән (Илнәт, хәзерге вакытта юкка чыккан Нижний Выселок авыллары) Калинин исемендәге колхозга берләшәләр (колхоз идарәсе Монашево авылында). 1963 елда Бондюг һәм Алабуга районнарын берләштерү сәбәпле “Заря” колхозына үзгәртелә. 1970 елда “Заря” колхозы базасында”Менделеевск” совхозы оештырыла (Монашево авылы; яшелчәчелек, сөт терлекчелеге).

1997 елдан “Менделеевск” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2002 елдан “Агрофирма “Монашево” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2010 елдан “Золотая Нива” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

1918−2010 елларда авылда башлангыч мәктәп була.

Клуб, аның каршында “Памаш” мари фольклор ансамбле эшли (1990 елдан, 1999 елдан – халык ансамбле; оештыручысы һәм җитәкчесе – М.С.Григорьева).

Халык саны

1782 елда – 51 ир заты;
1859 елда – 245,
1887 елда – 372,
1911 елда – 455,
1920 елда – 385,
1926 елда – 381,
1938 елда – 363,
1949 елда – 279,
1958 елда – 301,
1970 елда – 360,
1979 елда – 265,
1989 елда – 171,
2002 елда – 159,
2010 елда –180,
2017 елда – 164 кеше (марилар – 89%, руслар – 6%, удмуртлар – 5%).