Гомуми мәгълүмат

Башкортстан Республикасының үзәк өлешендә урнашкан. 1930 елда оештырыла. Мәйданы – 1824 кв.км. Үзәге – шәһәр тибындагы Чишмә поселогы (Уфа шәһәреннән 57 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 53071 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 28599 кеше (1970 елда – 31091, 1979 елда – 28299, 1989 елда — 27618, 2002 елда – 27889 кеше).

Район составында кырык биш татар, ундүрт рус-татар, өч башкорт-татар, ике рус-башкорт-татар һәм бер рус-украин-татар торак пункты исәпләнә. Иң зур татар торак пунктлары шәһәр тибындагы Чишмә поселогы (2009 елда – 22096 кеше), Чишмә (1771) һәм Сәфәр (1033) авыллары.

Татар җәмгыяте тормышы

Районның тугыз мәктәбендә укыту татар телендә алып барыла, унсигез мәктәптә татар теле предмет буларак өйрәнелә (2015/16 уку елы мәгълүматларына караганда).

«Ахирәтләр» (1987 елдан, шәһәр тибындагы Чишмә поселогы, 2009 елдан халык исемен йөртә) һәм «Куштирәк» (2002 елдан, Калмаш авылы, 2009 елдан халык исемен йөртә) татар фольклор коллективлары эшли.

Рус һәм татар телләрендә «Родник» – «Чишмә» газетасы нәшер ителә.

Күренекле кешеләре

Чишмә районында:

  • Советлар Союзы Герое А.Г.Гыйззәтуллин,
  • Социалистик Хезмәт Герое А.И.Киреев,
  • тарихчылар Раил Г.Кузиев һәм Рөстәм Г.Кузиев,
  • педагог, Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты ректоры Р.М.Әсәдуллин,
  • шагыйрь, прозаик, драматург тәрҗемәче Г.Г.Байбурин,
  • шагыйрь М.С.Кәрим,
  • язучы С.Ф.Кудаш,
  • артист, җырчы Ф.Я.Кудашева,
  • 2014 елда Сочида узган XI кышкы Паралимпия уеннары чемпионы (биатлон) А.Д.Карачурин туган.

РФ Герое, авиация генерал-майоры Р.Р.Сәхәбетдинов, агроном-селекция белгече С.А.Кунакбаевның тормышы һәм эшчәнлеге Чишмә районы белән бәйле.