Биографиясе

1876 елның 10 декабре, Казан губернасы, Чистай өязе Яңа Әмзә авылы —1913 елның 10 августы, Казан.

1902–1904 елларда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөгаллиме (Казан).

1905 елдан мулла, Чиләбе шәһәре җамигъ мәчетенең имам-хатибы, мәдрәсә мөдәррисе, 1907 елдан аның җитәкчесе.

Җәдитчелек тарафдары, Чиләбедәге татар уку йортларын үзгәртеп коруда актив катнаша: аларда укытуның тавыш алымын, яңа дөньяви фәннәрне укытуны гамәлгә кертә һ.б.

Чиләбе мөселман хәйрия җәмгыятен булдыруда башлап йөрүчеләрнең һәм аны оештыручыларның берсе (1906). 1912 елдан Чиләбе укытучылар гимназиясендә укыта.

Оренбург гыйльми архив комиссиясе әгъзасы (1911 елдан).

Казанның «Йолдыз» газетасы һәм «Шура» журналы белән хезмәттәшлек итә. Әл-Әфганинең «Татимма әл-бәйан фи тарих әл-әфган» («Әфганстан тарихы») хезмәтен татар теленә тәрҗемә итә.

Хезмәтләре дин һәм башкорт халкы тарихы мәсьәләләренә карый.

Хезмәтләре

Зәкәт хакында // Йолдыз.1907. 3 июнь; 

Башкортлар // Шура. 1909. № 10–21; 1910. № 10–13, 16; 

Башкорт тарихы. К., 1912.

Әдәбият

Атласов Һ. Мәрхүм Мөнир әфәнде (искә төшерү) // Йолдыз. 1913. 25 авг.; 

Шакуров Ф.Н. Развитие исторических знаний у татар до февраля 1917 года. К., 2002; 

Денисов Д.Н. Мусульманская община Челябинска (60-е годы XIX — нач. XX в.) // Вестн. Челябин. гос. университета. 2008. Вып. 27.

Авторлар — Җ.С.Миңнуллин, Ф.Г.Миңнеханов