Тарихы

Авыл 1678 елдан билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда Беләксу исеме белән дә мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (ясаклы татарлар). Бу чорда аларның төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, бакчачылык, олаучылык, киез-киез итек басу, мичкә, көпчәк ясау, балта эше һәм тегүчелек кәсепчелеге, читкә эшкә киту таралган була (шул исәптән акча эшләү максаты белән шәһәрләргә һәм Донбассның күмер шахталарына киткәннәр).

1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда мәчет, мәдрәсә, су тегермәне, XX йөз башында – мәчет, 2 су тегермәне, 2 ярма яргыч, 2 икмәк саклау һәм сату, мануфактура кибетләре була.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1117 дисәтинә тәшкил итә. 1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 166 хуҗалыкның 36 сында ат юк, 122 – бер, ике, 8 хуҗалык өчәр һәм күбрәк эш аты тота.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Әхмәт волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантоны составында. 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Бигеш авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Кызыл Йолдыз” колхозы оештырыла, соңрак “Мәгариф” колхозына үзгәртелә. 1959 елдан зурайтылган “Алга” колхозы (Бигеш авылы; 1998 елдан – авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү кооперативы), 2006 елдан “Зәй” агрофирмасының шул ук исемдәге бүлекчәсе составында (сөт терлекчелеге).

1935−1937 елларда ТАССРда беренчеләрдән булып Аулаш елгасында 7850 кВт/сәг егәрлекле колхоз электростанциясе төзелә. 1959 елда радиоузел һәм телефон станциясе булдырыла.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет власте елларында мәчет һәм мәдрәсә бинасында башлангыч мәктәп, клуб, авыл советы, кооператив урнаша.

2000 елларга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авылда мәдәният йорты (1987 елдан – клуб; 2018 елда яңа бина төзелә; клуб каршында “Моңлы чишмә” фольклор коллективы эшли), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет бар (2003−2005 елларда төзелә).

Авыл тирәсендә археология истәлеге – Карман торулыгы табыла (буралы курган культурасы).

Куренекле кешеләре

Г.Х.Ахунҗанов (1925−2002) – тел галиме, филология фәннәре докторы;

Ф.Ш.Хуҗин (1951 елда туган) – археолог, тарихчы, тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, ТРның атказанган фән эшлеклесе, ТРның фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт бүләге иясе.

Халык саны

1870 елда – 384,
1897 елда – 689,
1912 елда – 901,
1920 елда – 942,
1926 елда – 739,
1938 елда – 678,
1949 елда – 572,
1958 елда – 493,
1970 елда – 462,
1979 елда – 305,
1989 елда – 184,
2002 елда – 147,
2010 елда – 139,
2017 елда – 151 кеше (татарлар).