- РУС
- ТАТ
җир кабыгының кайнозойда башланган (24-26 млн. ел элек) һәм бүгенге көнгә кадәр дәвам итүче тектоник үзгәрешләре
Башка тектоник хәрәкәтләр белән бергә неотектоник хәрәкәтләр. Җирнең хәзерге рельефының төп үзенчәлекләрен формалаштыралар.
Рус геологы В.А.Обручев тарафыннан тектониканың мөстәкыйль бүлеге буларак билгеләнә (1948).
Н.И.Николаев тектоник хәрәкәтләр көчәюнең неоген-дүртенчел этабын күрсәтә, аны Җир үсешенең иң яңа этабы дип атый һәм башлангычы итеп эоцен-олигоцен чиген алуны тәкъдим итә (1950).
Неотектоник хәрәкәтләрнең теоретик бурычларын хәл итү гамәли мәсьәләләрне чишү белән тыгыз бәйләнештә:
Татарстан территориясендә неотектоник хәрәкәтләр анализы, аерым алганда, атом электростанциясе төзелешен дәлилләү максатында үткәрелә.
Неотектоник хәрәкәтләр кайнозойның геологик тарихында, хәзерге һәм күмелгән рельефларда, гидрографиядә, елга челтәре төзелешендә, гидрогеологик шартларда, геофизик һәм геодезик параметрларда, сейсмиклыкта һәм башкаларда чагыла.
Татарстан территориясендә 1 нче тәртиптәге (кечерәк тәртиптәге структуралар белән катлауланган) эре неотектоник структураларны аерып күрсәтәләр:
Бу зона чикләрендә неотектоник кузгалулар төрле көч белән барган. Уртача амплитудасы 500 м га кадәр булган һәм 200 м чиккә җиткән эрозион киселешле аеруча әһәмиятле күтәрелешләр Татарстанның көнбатыш өлешендә – Карлы елгасы районында (Буа районы Ямбулат авылы) башлангыч плиоценда һәм башлангыч миоценда була.
Неоген-дүртенчел чорда барлыкка килгән кече тәртиптәге структураларга бөтен Идел һәм Кама буенда киң таралган уннарча метр амплитудалы вак җыерчыклык керә. Аның барлыкка килүенә рельефның эрозия белән ергалануы шартларында пластик токымнарга тигезсез статик басым ясалу сәбәп була. Нәтиҗәдә, балчыксыл токымнар субүләрдән елга үзәннәренә кысып чыгарыла һәм алар дисгармоник җыерчыклар хасил итәләр, мәсәлән, Тәтеш шәһәре янындагы җыерчыклар.
Хәзерге заманда Татарстан территориясендә неотектоник хәрәкәтләр елына 44 мм га кадәр тизлек белән территориянең аерым участокларының күтәрелүендә һәм иңүендә чагыла һәм, аеруча сусаклагыч зоналарда һәм җир кабыгының ярылган урыннарында, палеозойның карстланучы токымнарының юылуына һәм утыруына сәбәп була.
Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда кайбер урыннарда карст утырмалары елына уннарча миллиметр тәшкил итә.
Аерым карст упкыннарының тирәнлеге һәм диаметры уннарча метрга җитә (карарга Акташ упкыны).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.