Көнчыгыш Кама аръягындагы карст упкыны. Дала Зәе елгасы үзәнлегенең сулъяк сөзәклегендә, Әлмәт районының Кәләй тимер юл станциясе поселогының көнчыгыш читендә, 148 м абсолют биеклектә, Дала Зәе елгасы биеклегеннән 70 м югарырак.

1939 елның 7 августында убылып хасил була. Аның барлыкка килүе түбән Пермь известьташлары, доломитлары һәм гипсларының җир асты сулары белән юылуы һәм югарыда яткан токымнарның куышлык барлыкка китерүе, шуннан соң җимерелеп төшүе белән бәйле.

Акташ упкынының баштагы тирәнлеге 52 м, диаметры 4-5 м. 1960 еллар ахырына тирәнлеге 35 м га кадәр кими, диаметры 25 м га кадәр киңәя. Цилиндр формасында, текә читле.

Чокыр төбендә җир асты сулары белән туенучы 15 м тирәнлектәге күл хасил була.

Суы үтә күренмәле, нык минеральләшкән (630 мг/л), каты (7 мг-экв/л).

Акташ упкыны карст процессы нәтиҗәсендә барлыкка килгән упкын үрнәге буларак фәнни яктан әһәмиятле.

ТРның табигать истәлеге (1978).