Чыгу урыны һәм вакыты

1912 елның 15 декабреннән 1918 елның мартына кадәр Казанда айга 2 тапкыр татар телендә нәшер ителә, барлыгы 123 саны чыга.

«Гасыр» матбагасы органы.

Төрле елларда мөхәррирләре: Ә.Хәсәни, Г.Ибраһимов.

Актив язышучылар: Ф.Агиев, Һ.Атласи, Ф.Әмирхан, Ш.Әхмәдиев, Җ.Вәлиди, М.Гафури, Г.Гафуров-Чыгътай, Г.Гобәйдуллин, Н.Думави, Ш.Камал, З.Нуркин, С.Рахманколый, Г.Рәфикый, Ф.Сәйфи-Казанлы, Г.Сөнгати, С.Сүнчәләй, К.Тинчурин, Г.Тукай, Н.Хәлфин һ.б.

Юнәлеше

Либераль-демократик юнәлештәге журнал.

Татар халкының социаль, рухи һәм мәдәни проблемаларын яктырткан абруйлы һәм популяр басмаларның берсе.

Журнал битләрендә сәнгать мәсьәләләренә кагылышлы бәхәсләр алып барыла, Шәрекъ, рус һәм дөнья классикасы әсәрләре басыла.

«Аң» полиграфия эшләнеше һәм нәфис зәвыгы белән аерылып тора. Татар басмалары арасында беренчеләрдән булып Леонардо да Винчи, Рафаэль, Рембрандт, В.В.Верещагин, И.К.Айвазовский, И.Е.Репин һәм башка рәссамнар әсәрләренең репродукцияләрен бастыра башлый.

1915 елда редакция әбүнәчеләргә «Альбом (Сәнаигы нәфисә мәҗмугасы)» (Г.Ибраһимов әзерләгән) бастырып тарата.

«Анг» редакциясе журналны бизәүнең үзенчәлекле стилен булдыра. Анда Казанның театраль һәм музыкаль тормышы яктыртыла, «Шәрекъ клубы»нда үткәрелгән спектакльләргә һәм концертларга күзәтү ясала (мәкаләләрнең күп өлешен Г.Кәрам яза).

Тарихи мәкаләләр дөнья күрә, аерым алганда, Казан, Сөембикә манарасы турында (Г.Баттал).

1916 елда татар матбугатының 10 еллыгына багышланган мәкаләләр циклы басыла.

Әдәбият

Гайнуллин М. Татарская литература и публицистика начала XX века. Казань, 1983;

Йөзмөхәммәтова Л. XX йөз башы татар мәдәни тормышында Әхмәтгәрәй Хәсәни // Гасырлар авазы – Эхо веков. 2009. № 2;

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом). 1905-1925. Казан, 1926;

Рәми И.Г., Даутов Р.Н. Әдәби сүзлек. Казан, 2001;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.Г.Әмирханов