1930 елда «Ирек» колхозы буларак оештырыла, 1959 елдан «Ярыш». 1998 елда авыл кооператив хуҗалыгы, 2005 елдан ҖЧҖ итеп үзгәртелә.

Үз эченә Габдрахман (үзәк утар) һәм Тайсуган авылларын ала. Авыл хуҗалыгы җитештерүендә 71 кеше эшли (2017); авыл хуҗалыгы файдалану җирләренең мәйданы 5097,2 га.

Төп тармаклары — бөртекле ашлык, сөт, ит җитештерү. 2017 елда 3627 т бөртекле ашлык, 907 т сөт, 80 т ит җитештерелә. Бөртекле культураларның уңышы 1 га дан 24 ц тәшкил итә, һәр сыердан уртача савым — 2357 кг. 100 га авыл хуҗалыгы файдалану җирләренә күчереп исәпләгәндә 178 ц сөт, 15,7 ц ит җитештерелә.

Хуҗалык социаль-икътисади үсештәге уңышлары өчен берничә тапкыр КПСС ҮК, СССР МС, ВЦСПС һәм ВЛКСМ ҮКларының мактау грамоталары, дипломнары һәм күчмә Кызыл байрагы белән, 32 хезмәткәр орден һәм медальләр белән бүләкләнә.

Җитәкчеләре арасында — С.С.Әхтәмов (1970–2003), Р.М.Шәяхмәтов (2003 елдан).

Автор — И.Н.Афанасьев