Тарихы

1617 елдан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында мәчет, мәдрәсә, 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1289,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Масловка волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Олы Әшнәк авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1932 елда «Үрнәк №2» колхозы оештырыла. 1956 елгы мәгълүматлар буенча, авылда – Маленков исемендәге (соңрак хуҗалыкка Г.Тукай исеме бирелә), 1958 елдан – «Кызыл Юл» (үзәге – Олы Әшнәк авылы), 1981 елдан –Г.Коләхмәтов исемендәге колхозлар, 1999 елдан «Әшнәк» авыл хуҗалыгы кооперативы эшли.

Халкы башлыча «Закирова Н.» крәстиян-фермер хуҗалыгында, «Казан май комбинаты» ачык акционерлык җәмгыятедә хезмәт куя.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елларда башлангыч мәктәп ачыла, 1997–2003 елларда – тулы булмаган урта мәктәп, 2004–2016 елларда башлангыч мәктәп эшли.

Клуб (1990 елда төзелгән мәктәп бинасында), китапханә, мәчет (1989 елдан) бар.

Авыл тирәсендә археология истәлеге – Кече Әшнәк авыллыгы (Алтын Урда чоры) табыла.

Халык саны

1782 елда – 167 ир-ат;
1859 елда – 1028,
1897 елда – 1133,
1908 елда – 1363,
1920 елда – 1234,
1926 елда – 877,
1949 елда – 743,
1958 елда – 742,
1970 елда – 694,
1989 елда – 419,
2002 елда – 323,
2010 елда – 280,
2020 елда – 223 кеше (татарлар).