2 төре билгеле, Евразиядә һәм Төньяк-көнбатыш Африкада таралган.

Татарстан территориясендә бер төре бар – кара башлы купшыл (C. carduelis). Бөтен районнарда очрый. Болын һәм сөрүле җирләр белән чиратлашучы яфраклы һәм катнаш урманнарда яши.

Гәүдәсенең озынлыгы 12 см тирәсе, авырлыгы 20 г га кадәр. Аксыл төстә. Башының өсте, канатлары һәм койрыгы кара. Канатларында ачык сары зур таплар. Түше ак төстә, ачык-көрән 2 таплы. Томшыгы озын, очланган, ачык кызыл кечкенә каурыйлар белән әйләндереп алынган. Утрак яшәү рәвеше алып баралар яки күчеп йөриләр, оя коруны тәмамлагач, төркемгә җыелалар. Оясын агачта ярымшар формасында ясый. Көрән таплы 4-5 зәңгәрсу йомырка сала. Чүп үләннәренең орлыклары, шулай ук бөҗәкләр белән туклана.