Оешуы

VII йөз уртасында Түбән Идел буе һәм Кавказ алдының көнчыгыш өлеше территориясендә Көнбатыш Төрки каганлык таркалу нәтиҗәсендә барлыкка килә (кара: Төрки каганлык).

Хәзәр каганлыгы башында Ашина династиясе тора.

Башкаласы – Сәмәндәр шәһәре, VIII йөз башыннан – Итил шәһәре.

Территориясе

VII йөзнең икенче яртысында хәзәрләр Бөек Болгар дәүләтен, савирлар, бәрәнҗәрләрнең дәүләти оешмаларын, VIII йөздә – Идел буе һәм Дон буе халыкларын (болгарлар, бортаслар, мордвалар һ.б.ны), кайбер славян кабиләләрен (поляннар, северяннар, вятичлар, радимичлар һ.б.ны) буйсындыралар.

Иң куәтле чорында, VIII йөздә – X йөз башында, Хәзәр каганлыгы Төньяк Кавказны, Азов янын, Кырымның зур өлешен, Көнбатыш Европаның Днепр елгасына кадәрге дала һәм урман-дала территориясен, һәм шулай ук Төньяк-Көнбатыш Казакъстан территориясен били.

Дин

Хәзәр каганлыгында өч монотеистик дин (православие, ислам, иудаизм) һәм мәҗүсилек янәшә тыныч яши.

VIII йөздә – ислам, VIII йөз ахырында – IX йөз башында – иудаизм (нигездә хакимлек итүче югары катлау арасында), X йөз ахырыннан ислам дәүләт дине була.

Һәр дини община үз судьяларын тота һәм автономия саклый.

Хуҗалык итү нигезе

Хәзәр каганлыгы икътисады күп укладлы була, аның нигезен күчмә терлекчелек тәшкил итә.

Түбән Идел үзәнендә, Кырымда, Дон һәм Донец елгалары арасында игенчелек, бакчачылык, йөзем үстерү һәм һөнәрчелек (Итил, Бәләнҗәр, Сәмәндәр шәһәрләрендә) үсеш ала.

Каганлык башкаласы Итил мөһим халыкара (шул исәптән транзит) сәүдә үзәге булып тора. Хәзәр каганлыгы Византия, Көнчыгыш Европа, Скандинавия, Урта Азия, Кавказ арты илләре белән актив сәүдә-икътисади багланышлар үстерә. Аның территориясе аша товарларны транзит уздырган өчен пошлиналар зур керемнәр китерә (корабльләрдән һәм сәүдә кәрваннарыннан товарларның уннан бер өлеше алына).

Каганлыктан эре һәм вак мөгезле эре терлек, мехлар, балык клее чыгарыла.

Болгар һәм славян җирләреннән ашлык, кыйммәтле мехлар, бал һәм балавыз, Көнчыгыш илләреннән – зиннәтле әйберләр, аш тәмләткечләр, ефәк, сугыш кораллары кертелә.

Мәдәнияте

Хәзәр каганлыгы халкының мәдәнияте һәм көнкүреше Салтау-маяк культурасына караган археологик истәлекләрдә чагылыш таба. Аның вәкилләренең таралыш территориясе Хәзәр каганлыгы территориясе белән тулысынча туры килә.

Әлеге культура истәлекләре төрле: сөзәк елга яры буйлап күчмә яшәү урыннары (сезонлы көтүлекләр) калдыклары, югары борыннарда шәһәр һәм кальгалар хәрабәләре, каберлекләр.

Тораклар күбесенчә җир өстендә, таш яисә чыбыктан үреп, балчык белән сыланган диварлы, шулай ук туры почмаклы ярым землянкалар һәм юрта рәвешендәге түгәрәк тораклар.

Башкала Итил шәһәре Иделнең ике як яры буйлап һәм идарәче резиденциясе – таш сарай салынган утрауда урнашкан була.

Шәһәр кешеләре балчык белән сыланган йортларда һәм юрталарда яшиләр.

Шәһәрнең көнчыгыш өлешендә җамигъ мәчет, 30 мәхәллә мәчете һәм алар каршындагы мәдрәсәләр, шулай ук христиан, яһүди гыйбадәтханәләре һәм мәҗүсиләрнең табыну урыннары була.

Хакимият

Баштарак Хәзәр каганлыгы типик күчмә ханлык рәвешендә яши.

Сәяси традицияләр һәм титуллар җыелмасын ул Төрки каганлыктан мирас итеп ала. Дәүләт башында формаль яктан хәрби һәм административ хакимияткә тулысынча ия каган тора, әмма хакимият номиналь һәм сакраль була.

VIII йөз ахырына кадәр Хәзәр каганлыгында хакимият чынлыкта җирле хәзәр һәм болгар аксөякләре кулында тупланган.

Иудаизм кабул иткәннән соң хакимият чынбарлыкта дәүләттә икенче дәрәҗәдәге зат – бәк (яки хаканбәк, ивритта «мелех» – патша) кулына күчә.

Социаль катламнар

Хәзәр каганлыгында югары катлау булып тарханнар – бер нәселдән чыккан аксөякләр һәм патшалык итүче нәселнең туганнары исәпләнә; илтәбәрләр – вассал халыклар идарәчеләре һәм тудыннар – аерым территориядә каган наместниклары – бер баскычка түбәнрәк тора.

Административ-территориаль бүленеше

Хәзәр каганлыгы территориясе үзәк хакимиятнең контрольлек итү дәрәҗәсенә карап аерылган өлкәләргә бүленә.

Территориясендә хәзәрләр үзләре яшәгән, башкала, каган резиденциясе урнашкан Түбән Идел буе төп өлкә була.

Стратегик пунктлар турыдан-туры каган тарафыннан контрольдә тотыла, аларда хәзәр гарнизоннары (Донда Саркел һәм Керчь бугазы янындагы Самкерс кальгалары) урнаша.

Буйсындырылган халыклар (аланнар, болгарлар, бортаслар, венгрлар, славяннар һ.б.) үзләренең социаль-сәяси структурасын саклап кала. Аларның идарәчеләре Хәзәр каганлыгына ясак җыеп җибәрергә, каган өчен гаскәр тупларга тиеш була.

Тышкы сәясәте

Хәзәр каганлыгының үзенчәлекле геосәяси урыны аның идарәчеләрен Кара диңгез буенда һәм Кавказ артында йогынты даирәсе, шулай ук коры җир һәм су сәүдәсе юлларын контрольдә тоту өчен даими көрәш алып барырга мәҗбүр итә.

Төньяк Кара диңгез буенда хәзәрләр Византия белән бәрелешә. VII йөз ахырында – VIII йөздә алар Боспорны, Көнчыгыш Кырымны басып алалар, Кырымдагы төп грек шәһәре – Херсонесны үзләренеке итмәкче булалар.

VIII йөздә Хәзәр каганлыгы белән Византиянең уртак дошманы – Гарәп хәлифәлеге барлыкка килә. Гарәпләр Урта Азияне буйсындыра, хәзәрләрне Кавказ артыннан кысрыклап чыгара, 735 елда Каспий буе далаларына үтеп керә һәм каган армиясен тар-мар итә (кара: Гарәп-хәзәр сугышлары). Әмма алар далаларда озак тора алмыйлар һәм Кавказ артына чигенәләр.

Каган Төньяк Кавказда һәм башка өлкәләрдә үз хакимиятен торгыза.

Гаскәр

Актив халыкара сәясәт сугышка сәләтле армия булуны таләп итә.

VII–VIII йөзләрдә ул бәйле халыклардан мәҗбүр итеп төзелгән ополчениедән тора. Гаскәрләрнең күләме 100–300 мең кешегә җитә ала.

IX–X йөзләрдә хәл үзгәрә: хәзәр идарәчеләре, киң колачлы басып алу яуларыннан баш тартып, яллы сугышчыларны файдалана башлыйлар; гаскәрнең төп көче авыр атлы гвардия була, ул ларисийлардан – Харәземнән чыккан мөселман кабиләсе вәкилләреннән тора. Алар махсус шартларда хезмәт итәләр, аларның үз вәзирләре һәм бер диндәгеләр белән сугышмау хокукы була, бу каганлыкка актив тышкы сәясәт алып барырга мөмкинлек бирә.

Таркалуы

Европа белән Азия чигендәге бәйсез сәясәт алып барган дәүләт күрше илләрнең каршылыгына очрый.

Дәүләт дине хакындагы мәсьәлә сәяси яктан бик тә мөһим була. Гарәпләр Xәзәр каганлыгында ислам динен, ә Византия – христианлыкны урнаштырырга омтылалар.

Хәзәрләрнең идарәче катлавы үзен Хәлифәлек белән дә, Византия белән дә дини мөнәсәбәтләр аша бәйләргә теләми. VIII йөз ахырында – IX йөз башында каганлык башында торучы Булан каган варисы Обадия, иудаизмны дәүләт дине дип игълан итә, бу хәзәр аксөякләренең бер өлешендә һәм түбән катлауларның күпчелегендә ризасызлык китереп чыгара. Озакка сузылган үзара көрәш башлана, аның барышында Обадия баш күтәрүчеләрне һәм аларның союзникларын – маҗарларны тар-мар итә.

Хәзәр каганлыгындагы фетнәдән Византия хакимияте астына күчкән Кырым готлары һәм элегрәк хәзәрләргә ясак түләгән башка кайбер халыклар (шул исәптән Днепр буе славяннары) файдалана.

IX йөз ахырында Кара диңгез буе һәм Дон далалары бәҗәнәкләр хакимлеге астында кала. Каганлыкның көчсезләнүен теләгән Византия хәзәрләргә каршы аларны урап алган күчмә халыкларны котырта башлый.

Шуның белән беррәттән, Хәзәр каганлыгы Борынгы рус дәүләте ягыннан да хәрби һөҗүмнәргә дучар була: 913–914 һәм 943–944 елларда рус гаскәрләре бөтен Хәзәр каганлыгы аша узалар һәм Каспий яр буйларын бөлдерәләр. 964–965 елларда кенәз Святослав Иделгә яу белән бара һәм Хәзәр каганлыгын тар-мар итә: Итил, Сәмәндәр шәһәрләре талана, Саркел шәһәре яулап алына.

X йөз ахырында эчке үзара сугышлардан, Святослав явыннан, бәҗәнәкләр һәм угызлар бәреп керүеннән көчсезләнгән Хәзәр каганлыгы яшәүдән туктый.

XIII йөз башына кадәр Түбән Идел буенда кечерәк кенә биләмә – Саксин шәһәре һәм өлкәсе сакланып кала.

Әдәбият

Плетнёва С.А. Хазары. М., 1976.

Новосельцев А.П. Хазарское государство и его роль в истории Восточной Европы и Кавказа. М., 1990.

Сабирзянов Г.С. Народы Среднего Поволжья и Южного Урала в панораме веков. Казань, 1995.

Фахрутдинов Р.Г. История татарского народа и Татарстана. Казань, 2000.

Артамонов М.И. История хазар. СПб., 2001.

Гумилёв Л.Н. Открытие Хазарии. М., 2006.

Автор – Ф.Г.Миңнеханов