Мәҗүсилек борынгы җәмгыятьтә барлыкка килә. Анимизм, магия, тотемизм, фетишизм, шаманизм кебек төшенчәләргә туры килә.

Мәҗүси табынуларның асылы – табигатькә магик көч, сихер белән тәэсир ясау. Мәҗүсиләр коллективның (ыру, кабилә, җәмгыять) биологик һәм хуҗалык тормышы өзлексез яңарып тору цикллары белән үзара бәйләнгән дип күзаллыйлар. Шуның өчен ел дәвамында билгеләп үтелгән бәйрәмнәргә гаилә тантаналарын – туй йолаларын, мул сый мәҗлесләрен һ.б.ны да өстәгәннәр.

Татарларда мәҗүси күзаллаулар

Татарларның борынгы бабаларына утка, Кояш, су, борынгы бабалар, тотемнар (хайваннар) рухына һ.б.га табыну хас булган. Алар карашынча, дөнья өске (күк), урта (кешеләр һәм рухлар яшәгән җир) һәм түбән (җир астындагы дөнья) өлешләргә бүленгән.

Күпаллалыкның иң югары дәрәҗәсе күктәге баш алла Тәңре белән төгәлләнә. Тәңре халыклар һәм дәүләт хакимнәренең язмышлары белән идарә итүче һәм ирлек башлангычына ия булган иң югары көч итеп күзалланган; Евразиядәге борынгы төрки дәүләтләрдә Тәңре – каганның яклаучысы, аңа зирәклек һәм хакимлек сәләте бирүче.

Идел буенда яшәгән төрки халыкларда Тәңре шулай ук агачка табыну культы («тормыш агачы», «галәм агачы», татарларда – «яфан агачы»), Күк һәм Җир, Тәңре һәм аңа табынучы кешеләр арасын бәйләүче чылбыр булып торган. Алар күзаллавынча, изге агачның һәр ботагында алла урнашкан, ул агач янында кешеләр корбан чалганнар, борчу-мәшәкатьләр турында сөйләшкәннәр, ярдәм сораганнар.

«Тормыш агачы» өлгеләре болгар сынлы сәнгатендә дә киң таныла.

«Тормыш агачы» белән бәйле аллаларга ышану Алтай төркиләрендә дә була. Болгарлар каен, имән, зирек, артыш һ.б. агачларны саклаучы-сихри сыйфатларга ия дип санаганнар.

Соңрак чорлардагы ышануларда да агачлар рухларның вакытлыча тукталу урыны булып исәпләнгән. Бу хатыннарның изге каеннарга дога белән бала сорап мөрәҗәгать итү йоласында да чагылыш тапкан. Каен корыган булса да изге саналган; аңа кагылырга ярамаган, чөнки каенда үлгәннәрнең рухы урнашкан, каен – зират агачы, кайгы һәм хәсрәт агачы дип уйланылган, шуңа күрә аны йорт тирәсенә утыртмаганнар (кара: Ак каен).

Татар фольклорында Ак тирәк, Күк тирәк, Бай тирәк, туган җир, нәсел агачы образлары еш очрый. Кояш системасындагы планеталарның Рух-Кояшка карап урнашуына бәйле рәвештә торак йортларның Кояшка юнәлтеп төзелүе, Кояшка табыну йоласы, айга карап дәвалану ысуллары болгарларда Кояшка һәм Айга табыну йоласы булуын чагылдыра.

Суны тормыш һәм уңдырышлылык чыганагы итеп кабул итү суга табыну белән бәйле. Им-том итүчеләр өшкерү өчен, гадәттә, чишмә суын файдаланганнар, дәвалау өчен шулай ук аңа көмеш акча яки миләш ботаклары ташлаганнар. Изге каберләр тирәсеннән, елгалар янындагы мәгарәләрдән агып чыгучы чишмә сулары могҗизалы дәвалау үзенчәлекләренә ия дип исәпләнгән.

Биләр шәһәрлеге янәшәсендәге Балынгуз тавы итәгендә урнашкан «изге чишмә» янында корбан чалу йоласы хәзерге көнгә кадәр сакланган.

Суның саклау үзенчәлегенә ышану Шүрәле турындагы мифта да чагылыш тапкан. Анда әсәрнең геройлары Шүрәледән елга аръягына чыгып котылалар.

Идел болгарларының шактый зур катламында хайваннар культы яшәп килгән. Ат, барс, бүре һәм эткә табыну белән бәйле рәвештә үсеш алган йолалар системасы шуны дәлилли. Чүлмәк-савытларның стильләшкән поши, болан, ат, аю башлары яки башка өлешләре рәвешендәге тоткалары саклау көчен чагылдырган.

Идел болгарларының мәҗүси карашларының шактые борынгы төрки һәм болгарларга кадәрге чорларга карый. Урта Идел һәм Кама буйларына болгарлар килгәч, аларның элекке ышанулары җирле фин-угор мифлары белән үрелгән. Идел һәм Кама буе халыкларындагы күп кенә легендаларның, мифологик карашларның охшашлыгы һәм еш кына тулаем тәңгәл килүе аларның үзара бәйләнештә булуларының чагылышы. Шул ук вакытта төрки компонент өстен булып кала бирә.

Мәҗүси ышанулар 922 елда болгарлар ислам дине кабул иткәннән соң да юкка чыкмый, еш кына яңа дини формаларда үсә, камилләшә, үзгәреш кичерә. Аларның кайбер элементлары мөселманлык билгесе буларак кабул ителә, башкалары рәсми дин тарафыннан кысрыклап чыгарыла.

1990 еллар башыннан Урта Идел буенда яшәүче кайбер халыкларда мәҗүсилекне яңадан торгызу тенденциясе күзәтелә.

Хәзерге заманда татарларда мәҗүси ышануларның һәм йолаларның элементлары Сабан туе, Җыен, Карга боткасы, Әмәл, Нәүрүз бәйрәмнәрендә сакланып калган. Алар шулай ук татар фольклорында (эпос, йола шигърияте, мәкальләр һәм әйтемнәр, табышмаклар) да чагылыш тапкан. Ул жанрлар аша безгә тарихтан мифологиянең мәҗүси персонажлары килеп җиткән (Дию, Аждаһа, Елан, Шүрәле, Убыр, Су анасы, Су бабасы, Су иясе һ.б.).

Хәзерге татарларда йолдызлар белән бәйле мәҗүси күзаллаулар да сакланып калган. Алар Борынгы Вавилонның мифологик системаларына карый. Галәмдәге тотрыклы яшәешне яки аның юкка чыгу ихтималын билгели торган Казык йолдыз, шулай ук Галәм язмышында мөһим роль уйный торган Җидегән йолдыз, Кече Җидегән йолдызга бәйле карашлар аеруча популяр.

Әлеге күзаллаулар бер үк вакытта башка эпик баһадирлар (кара: Алып), аларның атлары яки асыл гамәлләре белән үзара бәйләнештә тора.

Монотеистик динне чагыштырмача соңрак кабул итүгә бәйле (XVI йөзнең 2 нче яртысы – XX йөз башы), Татарстанда яшәүче башка халыкларның (башлыча, фин-угорларның) рухи мәдәниятләрендә мәҗүсилек катламы, татарларга караганда, шактый зур.

Әдәбият

Бакиров М.Х. Татар фольклоры: югары уку йортлары өчен дәреслек. Казан, 2008.

Татар мифологиясе: энциклопедик сүзлек. Казан, 2009.

Давлетшин Г.М. Очерки по истории духовной культуры предков татарского народа (истоки, становление и развитие). Казань, 2004.

Этнография татарского народа. Казань, 2007.

Автор – Ф.Г. Миңнеханов