Эчтәлек

Дию өч, алты, тугыз яисә унике башлы булып күзаллана.

Дию образы мәҗүсилек заманында ук булган. Төрки-татар мифологиясендә дию – мөмкинлекләре чиксез, явыз зат, эпик геройның куркыныч дошманы.

Кыяфәте төрлечә тасвирлана, әмма һәрвакыт аның гаять зур гәүдәле булуы ассызыклана: «Башы яктылыкны томалый, гәүдәсе бөтен дөньяны каплый» (татар халык әкияте «Зөлкарнәй батыр»).

Дию кызларны, хатыннарны, кайвакыт картларны һәм балаларны урлый, гадәттә, аларны ашый. Татар халык әкиятләрендә җария кызларның бакыр, көмеш, алтын сарайларда «озын өстәлләрдә кеше гәүдәләрен» юулары тасвирлана. Дию биләмәләренең һәр тарафында кеше сөякләре аунап ята (татар халык әкияте «Мәрмәр тау башында»).

Гадәттә, дию берничә көнгә сузылган озак, тирән йокыга тала, шуның белән ул үзен куркыныч астына куя: диюне үтерә торган кылыч аның үзендә саклана, һәм эпик герой аннан файдалана ала.

Кайвакыт дию кыяфәте белән кешедән аерылмый, ир кеше яки хатын-кыз рәвешенә керә ала, аның гаиләсе, балалары, бигрәк тә кызлары булырга мөмкин. Тик шулай да татар мифологиясендә, нигездә, дию ир-ат җенесеннән була.

Татар фольклорчысы Л.Ш. Җамалетдинов фикеренчә, дию – үлеләр патшалыгы хакиме.

Төрки-татар мифологиясендә дию образы шактый үзгәреш кичерә: халык авыз иҗатының соңгырак әсәрләрендә герой күп башлы явыз диюне җиңә. Аларда инде диюгә илаһилык хас түгел; аның исеме белән башка әкияти-мифологик геройларны да атый башлыйлар.

Әдәбият

Татар халык әкиятләре. Казан, 1956. 2 китап.

Татар халык әкиятләре. Тылсымлы әкиятләр. Казан, 1994.

Җамалетдин Л. Тылсымлы әкиятләрдә Дию образы // Фәнни эзләнүләр юлында. Казан, 2000.

Рак И.В. Мифы древнего и раннесредневекового Ирана // Зороастрийская мифология. СПб., 1998.

Автор – Ф.И. Урманчеев