Тарихы

Авыл 1680 елдан Кече Чөмән (Учумень) исеме белән билгеле. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, зәргәрчелек кәсепчелеге таралган була.

1870 елларда авыл халкы Малмыж өязеннән күчеп килүчеләр исәбенә арта. 1879 ел мәгълүматларына караганда, авылда икмәк саклау һәм сату кибете, XX йөз башында мәчет була.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 776,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1921 елга кадәр авыл Вятка губернасының Алабуга өязе Күрәк волостена керә. 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бондюг, 1931 елның 20 гыйнварыннан – Алабуга, 1935 елның 10 февраленнән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1985 елның 15 августыннан Менделеевск районында.

Хәзер Песәй авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда Куйбышев исемендәге колхоз оештырыла, соңрак авыл Тукай исемендәге колхоз составына керә (Песәй авылы).

Мәдәният

1988 елга кадәр клуб эшли (бинасы 1946−1950 елларда төзелгән).

Авылда Алула бай йорты сакланган (фельдшер-акушерлык пункты шунда урнашкан).

Халык саны

1795 елда – 15 ир заты;
1859 елда – 145,
1887 елда – 231,
1905 елда – 297,
1920 елда – 729,
1926 елда – 754,
1938 елда – 769,
1949 елда – 599,
1958 елда – 540,
1970 елда – 315,
1979 елда – 211,
1989 елда – 133,
2002 елда – 116,
2010 елда – 98,
2017 елда – 93 кеше (татарлар – 98%, руслар – 2%).