Эчтәлек

Гомер еллары: 1336 елның 9 апреле, Шәһрисәбез янындагы Хуҗа Илгар авылы – 1405 елның 18 феврале, Утрар шәһәре; Сәмәркандта җирләнә.

Аксак Тимер – барлас ыругы бәге Тарагай улы.

1362 елда могол ханы Туглак Тимер аны Кеш (Шәһрисәбез) өлкәсе идарәчесе итеп билгели.

Аксак Тимер 1363 елда Туглак Тимер улы Ильяс Хуҗа белән үз өлкәсенең мөстәкыйльлеге өчен көрәшә башлый, Бәлх һәм Сәмәрканд шәһәрләре идарәчесе Хөсәен белән бердәмлек килешүе төзи.

1365 елда моголлар гаскәре аларның берләштерелгән көчләрен җиңә, Сәмәрканд каласын яулап ала.

1366 елда Сәмәрканд халкы баш күтәрә, шәһәр идарәчелегенә Хөсәен белән Аксак Тимер кире кайтарыла.

1370 елда Аксак Тимер союздашы Хөсәен көчләрен үзара көрәштә җиңә. Аксөякләр корылтайда аны Сәмәрканд вилаяте әмире дип игълан итә. Шул ук елда ул чынгызыйлар нәселеннән булган Казан ханы кызына өйләнә. Мавәраәннәһер өлкәсенең фактик идарәчесенә әверелә.

Үз биләмәләрен киңәйтү максатыннан чыгып, Аксак Тимер күрше ил-өлкәләрне басып ала башлый.

1381–1384 елларда Иран өлкәләрен буйсындыра. 1387 елда Алтын Урда биләмәсенә яу белән килә, 1388 елда Харәземне яулап ала.

Идел буендагы ике зур сугышта Туктамыш хан гаскәрен тар-мар итә, байтак шәһәрләрне талап, җимереп китә (кара: Кондырча елгасы буендагы сугыш, Терек елгасы буендагы сугыш).

1398 елда Аксак Тимер Һиндстанга басып керә, Дәһли шәһәрен яулап ала, Төньяк Кавказ өлкәләрен тәмам буйсындыра.

1402 елда көньяктагы көчле күршесе, төрек солтаны Баязид гаскәрен Әнкара шәһәре янында җиңүгә ирешә.

Кытайга каршы яу оештырып йөргәндә Утрар шәһәрендә кинәт авырып вафат була.

Аксак Тимер идарә иткән дәвердә Урта Азия дәүләте байтак өлкәләрне үзенә буйсындыра (Иран, Харәзем, Хорасан, Пәнҗаб, Кавказ аръягы ханлыклары) һәм иң югары икътисади, мәдәни үсешенә ирешә.

Варислары тарафыннан Сәмәркандта төзелгән Гүр Әмир мавзолей-төрбәсе дөнья күләмендә танылган сәнгать үрнәге булып тора.

1990 елларда Үзбәкстан Республикасында Әмир Тимер исемендәге орден булдырыла, берничә шәһәрдә аңа һәйкәлләр куела.

Әдәбият

Автобиография Тимура. М., 1937.

Якубовский А.Ю. Тимур // Вопросы истории. 1946. № 8/9.

Усманов М.А. Татарские исторические источники XVII – XVIII вв. Казань, 1972.

Муминов И. Роль и место Амира Тимура в истории Средней Азии // Вопросы истории. 1973. № 2.

Автор – И.Л.Измайлов