Эчтәлек

1395 елның 15 апреле

1394 елның язында Алтын Урда гаскәрләре, Туктамыш ханның төрек солтаны Йылдырым һәм мәмлүкләр Мисыры идарәчесе солтан Баркук арасындагы килешү шартларын үтәү йөзеннән, Кавказ артына бәреп керәләр, әмма Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан кысрыклап чыгарылалар.

1395 елның февралендә Аксак Тимер, 100 меңгә кадәр кешелек гаскәр җыеп, Дагъстанның диңгез буендагы җирләренә үтеп керә. Каршы яклар Терек елгасы буйларында очрашалар.

Туктамыш атлылары Аксак Тимер гаскәрләренең уң канатына һөҗүм итәләр, дошман көчләренең үзәк өлешен кысрыклауга ирешәләр. өч көн дәвам иткән сугыш барышында Аксак Тимер, Алтын Урда гаскәрләренең сул канатындагы кайбер бәкләрнең үз ягына күчүеннән файдаланып, башта Туктамышның сул флангын, аннан соң төп көчләрен тар-мар итә. Туктамыш сугышып төньякка таба чигенә. Аксак Тимер гаскәрләре, аны эзәрлекләп барып, Алтын Урданың Азак, Маҗар, Үкәк, Хаҗитархан һ.б. шәһәрләрне талый һәм яндыра.

Шулай ук кара: Кондырча елгасы буендагы сугыш.

Әдәбият

Греков Б.Д., Якубовский А.Ю. Золотая Орда и ее падение. М.–Л., 1950.

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.

Хизриев Х.А. Нашествие Тимура на Северный Кавказ и сражение на Тереке // Вопр. истории. 1982. № 4.

Автор – И.Л.Измайлов