Эчтәлек

1391 елның 18 июне.

Туктамыш бәрелешне Җаек елгасы буенда уздырырга планлаштыра, ләкин Аксак Тимер гаскәренең яшерен генә Җаек елгасын кичеп чыгуы аны көтелмәгән хәлгә куя. Ул гаскәрен Урта Идел буена алып китәргә мәҗбүр була.

Сугыш Кондырча елгасы буенда (Сок елгасы кушылдыгы) уза. Каршы яклар тигез көчкә ия булалар (200 меңәр сугышчы), төрле стратегия кулланалар.

Туктамыш дошманны фланглардан әйләндереп алырга омтыла. Аксак Тимер, флангларын өстәмә көчләр белән ныгытып, сугышка акрынлап резервтагы көчләрен кертү исәбенә Туктамышның атлы гаскәре һөҗүмен кире кайтара. Аксак Тимер гаскәре алга омтыла һәм башта дошманын чигенергә, ә аннары сугыш кырыннан качарга мәҗбүр итә.

Туктамыш зур югалтуга дучар була (100 меңгә якын кеше һәлак була). Югалтулардан көчсезләнгән Аксак Тимер гаскәре дә алга таба һөҗүмен туктата һәм, Идел буен талаганнан соң, үз дәүләте чикләренә әйләнеп кайта.

Әдәбият

Греков Б.Д., Якубовский А.Ю. Золотая Орда и ее падение. М.–Л., 1950.

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.

Автор – Ә.Г.Мөхәммәдиев