Абызгилдин А.Ә. Тукай төше. 1980

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Биографиясе

1937 елның 1 марты, Башкортстан АССРның Баймак шәһәре – 2013 елның 24 декабре, Казан.

Казан сәнгать училищесен (1965), В.И.Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын, К.П.Тутеволь җитәкчелегендәге монументаль нәкышь сәнгате остаханәсен (1970) тәмамлый.

1970 еллар ахырыннан Казанда.

1993–2007 елларда ТР Рәссамнар берлеге рәисе.

Абызгилдин А.Ә. Казанда яз. 1989

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Киң кырлы иҗат диапазонына ия рәссам, станлы һәм монументаль нәкышь өлкәсендә әйдәп баручы осталарның берсе, керәч һәм смальталы мозаика техникасын кулланып иҗат итә.

А.Абызгилдин – республика шәһәрләренең җәмәгать биналары диварларындагы монументаль бизәлеш композицияләре авторы. Мозаикалары: Казан мәдәният һәм сәнгать университеты интерьерындагы «Китап – белем чишмәсе» (1971), Бөгелмә шәһәре Техника йорты фасадларындагы «Фән һәм хезмәт», «Сәнгать һәм спорт» (1972, В.И.Охотин белән берлектә) һәм башкалар.

А.Абызгилдинның станлы нәкышь әсәрләрендә тирән фәлсәфә композициянең оригинальлеге һәм төсләр бирелешенең күптөрлелеге белән үрелеп бара: «Сабан туе» (1973), «Тукай төше» (1975, 1979), «Г.Тукай һәм Шүрәле» (1980) картиналары, «Б.Урманче» (1989), «Сәнгать белгече М.Алпатов» (1990), «Дәрдемәнд» (1997), «София Гобәйдуллина» (1998), «С.Сәйдәшев» (2000) портретлары, антик чор мифлары темасына багышланган рәсемнәр циклы (1974–1995).

Гамәли бизәлеш сәнгате өлкәсендә керәч юнәлешендә дә эшли. А.Абызгилдин тарафыннан ялтыравык йөгертеп шамот балчыктан эшләнгән декоратив тәлинкәләр Казандагы студентлар ашханәсе (1979), Чаллыда бала тудыру йорты (1981) интерьерларын бизи.

Абызгилдин А.Ә. Курайчы портреты. 1989

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Абызгилдин А.Ә. Чабу. ХХ гасыр

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Халыкара (Германия, 1992; Голландия, 1995, 1997), бөтенроссия (Автономияле республикалар рәссамнары иҗаты күргәзмәсе, Мәскәү, 1971; «Совет Россиясе», Мәскәү, 1980 һәм «Россия-9», Мәскәү, 1991), зона («Зур Идел») күргәзмәләрендә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре Татарстанда (1994, 1995, 1997, 2000, 2007) һәм Башкортстан Республикасында (2000) оештырыла.

Абызгилдин А.Ә. Шагыйрь туды. 1993

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әсәрләре тупланмалары

Әсәрләре ТР Дәүләт Сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда һәм «Казан» милли мәдәни үзәгенең Милли мәдәният музеенда, М.В.Нестеров исемендәге Сәнгать музеенда (Уфа шәһәре), Каракалпакстан Сынлы сәнгать музеенда (Нукус шәһәре), шәхси коллекцияләрдә (Германия, Голландия) саклана.

Абызгилдин А.Ә. Реквием. ХХ гасыр

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Бүләкләре

А.Абызгилдин – ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1997).

2003 елда Россия Сәнгать академиясенең көмеш медаленә, 2005 елда Татарстан Рәссамнар берлегенең Б.Урманче исемендәге бүләгенә лаек була.

Абызгилдин А.Ә. Минем ишегалдым. 1974

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

Мәһдиев Р. Урал-тауның бер кыйтгасы // Казан утлары. 2007. № 3.

Червонная С.М. Искусство Советской Татарии. М., 1978.

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984.

Саттарова Л.И. Другое искусство Абрека Абзгильдина // Казань. 1997. № 5/6.

Автор – М.Е.Ильина