Фешин Н.И. Варя Адоратская портреты. 1914

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Нигезе

Музей 1958 елда ТАССР Дәүләт музееның картиналар галереясын ТАССР Дәүләт Сынлы сәнгать музеена үзгәртү турында РСФСР Мәдәният министрлыгы боерыгы нигезендә ачыла.

1964 елда ТАССР Министрлар Советы карары нигезендә яңа музейга шәһәр үзәгендә архитектура истәлеге – Казан хәрби округы командующие йорты бинасы тапшырыла. Төзекләндергәннән соң һәм реставрация ясалганнан соң анда Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее урнаша (1967).

Күп кенә башка билгеле музейлар кебек үк, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее шәхси тупланма нигезендә оеша. Аның нигезен галим археолог һәм коллекционер А.Ф.Лихачёв тупланмасы тәшкил итә. Галим үлгәннән соң, аның абыйсы вице-адмирал И.Ф.Лихачёв тупланманы Казан шәһәренә бүләк итә (1891).

Нәкышь сәнгате бүлегендә 425 картина исәпләнә, аларның күпчелеген Көнбатыш Европа: Фландрия, Голландия, Франция, Италия рәссамнары әсәрләре тәшкил итә.

Тупланманың «рус» өлешенә караган 98 картинаның күпчелеге – Лихачёвның таныш һәм дус рәссамнары: В.Г.Худяков, И.И.Шишкин, В.Г.Перов, Л.Л.Каменев, А.В.Гине әсәрләре. Башка танылган рус рәссамнары: Д.Г.Левицкий, В.А.Тропинин, Л.К.Плахов, В.М.Резанов картиналары да бар.

Шишкин И.И. Нарат урманында кич. 1875

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Тарихы

Шәһәр музее ачылган елдан (1895) аның сәнгать бүлеге тарихы да башланып китә.

Башта сәнгать коллекцияләре әкрен туплана. Октябрь революциясеннән соң национализацияләнгән утар һәм йортларның, бетерелгән чиркәү һәм монастырьларның сәнгать әсәрләре, шулай ук дәүләт музей фондын өләшү, картиналарны музей саклагычларыннан бүлеп бирү хисабына планлы рәвештә тулыландыру башлана.

1920–1930 елларда музейга берьюлы унлап, кайвакыт йөздән артык сәнгать әсәре тапшырыла. Алар арасында менә дигән борынгы рус нәкышь, гамәли-бизәлеш сәнгате үрнәкләре: фарфор, пыяла һәм металлдан сәнгать эшләнмәләре, укалап чигелгән челтәр, чигелгән әйберләр, В.Д.Поленов, В.В.Пукирев, Н.В.Неврев, И.К.Айвазовский, И.И.Шишкин, А.К.Саврасов, Ф.А.Васильев, В.Е.Маковский, В.Г.Перов, И.Н.Крамский, И.Е.Репин, И.И.Левитан, В.А.Серов, К.А.Коровин һ.б. картиналары.

Коллекциянең тиз арада тулылануы бүлек эшен үзгәртергә мөмкинлек бирә. Яңартуны башлап җибәрүчеләр – 1919 елда музейның сәнгать бүлеге мөдире итеп билгеләнгән, сәнгать белгече һәм рәссам П.М.Дульский һәм аның укучысы, сәнгать тарихчысы П.Е.Корнилов. Аларның тырышлыгы белән бүлекнең статусы ТАССР Үзәк музееның картиналар галереясы дип үзгәртелә, экспозиция мәйданы арттырыла, яңа бүлекләр, шул исәптән борынгы рус сәнгате бүлеге, гравюралар кабинеты булдырыла, күргәзмәләр эше, нәшрият эшчәнлеге җәелдереп җибәрелә.

П.Дульскийның казанышы – җирле рәссамнарның әсәрләре фондын оештыру. 1919 елда ул музей өчен Н.И.Фешинның берничә картинасын сатып ала. Картиналар Казан рәссамнарының коллекциясен башлап җибәрәләр. Соңрак ул П.П.Беньков, Г.А.Медведев, П.А.Радимов, В.К.Тимофеев, Б.И.Урманче, К.К.Чеботарёв, Н.С.Шикалов һ.б. осталарның әсәрләре белән тулылана.

1932 елдан картиналар галереясында әйдәп баручы бүлекләр, аеруча рус сәнгате бүлеге экспозицияләре тарихи принцип буенча төзелә башлый.

Халык сәнгате әсәрләрен җыю буенча экспедицияләр, әсәрләрне сатып алу, аерым кешеләрдән бүләк итеп алу сугыштан соңгы елларда фондларны тулыландыра торган төп чыганакларга әйләнә.

Экспозиция Урта гасырлардан алып бүгенге көннәргә кадәр сәнгать үсеше процессын эзлекле рәвештә ачып күрсәтә.

Ташландык хәлдә булган музей паркы реконструкцияләнә, аны ачык һавада урнашкан скульптура күргәзмәсе бизи. Анда җәмәгать чаралары (фотоклуб утырышлары һ.б.) уздырыла башлый.

1996 елда яңа, махсус проектлаштырылган музей корпусы сафка баса, анда депозитарий һәм 3 күргәзмәләр залы урнаша.

Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее җитәкчеләре: В.М.Дьяконов (1958–1962), Г.А.Могильникова (1962–1968), Ю.И.Петров (1968–1983), А.А.Сластунин (1989–2006), Р.М.Нургалиева (2006 елдан).

Урманче Б.И. Салтык болыны. 1979

Киндер, темпера. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Бүгенге музей

Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее Россия Федерациясенең иң зур сәнгать музейларының берсе. Аның гомуми мәйданы 3230 кв.м (шул исәптән экспозицияләр мәйданы 1830,8 кв.м, саклау урынының мәйданы 960,4 кв.м), музей паркы мәйданы 1900 кв.м.

2005 елда музейга, аның филиалы – милли сәнгать галереясын урнаштыру өчен, Казан кремлендәге элекке юнкерлар училищесе бинасы заллары бирелә. Анда Казан губернасы сәнгать әсәрләре һәм татар сәнгате бүлеге күчерелә.

2008 елда Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда Ресурс үзәге эшли башлый. Бу үзәктә социаль я физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр рәсем сәнгате серләрен ачалар. Үзәкнең нигезен музейда 1970 елдан эшләп килгән мәктәп секторы тәшкил итә. 2016 елдан Ресурс үзәге Казанда Рус музееның Мәдәният-күргәзмә үзәге структурасына керә.

2009 елдан музей составында Хәзерге заман сәнгате галереясы эшли. Анда Татарстанның бүгенге көн рәссамнары коллекцияләре, фотографияләр урын алган, шулай ук мастер-класслар, иҗади очрашулар үткәрелә.

Фондларында 25 меңгә якын нәкышь, скульптура, графика, гамәли бизәлеш сәнгате әсәрләре саклана.

Музейның төп экспозиция бүлекләре – борынгы рус, рус, Көнбатыш Европа сәнгате.

Музей тупланмасында уникаль коллекцияләр, шул исәптән

  • 42 нәкышь әсәреннән һәм 300 график табактан – рәсемнәрдән, офортлардан, ташбасмалардан торган И.И.Шишкин коллекциясе;
  • 100 ләп нәкышь әсәрен һәм 300 дән артык графика эшләрен, берничә дистә гамәлибизәлеш сәнгате предметларын эченә алган, илебездә иң зур саналган Н.И.Фешин әсәрләре коллекциясе;
  • 7 меңнән артык профессиональ һәм халык сәнгате әсәрләрен эченә алган Татарстан осталары хезмәтләре коллекциясе бар.

Алар арасында өлкән буын татар рәссамнары: Х.Г.Якупов, Л.Г.Фәттахов, М.Г.Усманов, Г.Г.Рахманкулова, графиклар: Э.Г.Ситдыйков, И.К.Әхмәдиев, Э.Я.Зарипов, скульпторлар Б.И.Урманче, В.М.Маликов, А.Х.Әбдрәшитов, Н.И.Гаделев, Ә.К.Бәширов әсәрләре.

А.Ә.Абызгилдин, З.Ф.Гыймаев, И.К.Зарипов, Е.В.Зуев, Р.Ә.Килдебәков, В.Н.Скобеев, Ш.М.Шәйдуллин, В.К.Фёдоров, И.Л.Язынин, С.М.Кульбака, И.К.Колмогорцева, В.В.Карамышев, В.А.Попов, Л.А.Потягунин, Л.М.Кальюранд, Т.А.Зуева, Б.И.Майоров һәм күп кенә башка осталарның әсәрләре тәкъдим ителә.

Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда В.П.Аршинов, Н.У.Әлмиев, Е.Г.Голубцов, И.М.Ханов поставангард юнәлешендәге рәссамнар, шулай ук яңа иҗади берләшмәләр һәм төркемнәр әгъзалары картиналары саклана (кара: Сынлы сәнгать).

Шишкин И.И. Кышкы төн. 1876

Кәгазь, офорт. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

Каталог художественной галереи. Казань, 1952.

Художественная галерея: Живопись. Графика. Скульптура. Казань, 1956.

Музей изобразительных искусств ТАССР: путеводитель. Казань, 1970.

Государственный музей изобразительных искусств Республики Татарстан. Казань, 1997.

Государственный музей изобразительных искусств Республики Татарстан, г.Казань: альбом. М., 2002.

Государственный музей изобразительных искусств Республики Татарстан: Русское искусство XVII – начала XX веков. Живопись: каталог. Казань, 2005.

Автор – А.И.Новицкий