1832 елның 13 (25) гыйнвары, Вятка губерниясе, Алабуга шәһәре – 1898 елның 8 марты, Санкт-Петербург. 

И. Шишкин – XIX йөзнең икенче яртысында Россия реалистик пейзажына нигез салучыларның берсе.

Сәнгать Академиясенең пейзаж остаханәсе җитәкчесе (1894–1895). Күчмә сәнгать күргәзмәләре ширкәтен гамәлгә куючы һәм аның актив катнашучысы (1870), Сәнгатькә ярдәм итү җәмгыяте (1869), Рус аквафортчылар җәмгыяте (1871) әгъзасы.

Сәүдәгәр И.В.Шишкин гаиләсендә туа.

Шишкин И.И. Урманда. 1880 еллар

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Белеме

1844–1848 елларда Казандагы Беренче ир балалар гимназиясендә укый. 4 сыйныфны тәмамлаганнан соң, автобиографиясендә язганча. «тар формалистикалы гимназия»дән азат булып, укудан туктый.

1848–1852 дә Алабугада яши, үзлегеннән сәнгать буенча белемен арттыру белән шөгыльләнә.

1850 елда Мәскәү Строганов училищесен тәмамлаган И.А.Осокин (Алабуга собор чиркәвенең иконастасын бизәргә чакырыла) белән таныша, ул булачак рәссамга уңай йогынты ясый. Шишкинның әтисе улының рәссам булу теләген хуплый; аңарда тарихка карата кызыксыну уята, аны борынгы Болгарда археологик казу эшләре алып барган Мәскәү профессоры К.И.Невоструевка ярдәмгә җәлеп итә.

1852–1856 елларда Шишкин Мәскәү сынлы сәнгать һәм скульптура училищесендә А.Н.Мокрицкий җитәкчелегендә, 1856–1860 елларда Сәнгать Академиясендә С.М.Воробьевның пейзаж сәнгате классында укый.

1860 елда Шишкин беренче дәрәҗәле рәссам исеме һәм 3 елга чит илгә пенсионер булып бару хокукы ала.

Шишкин И.И. Болгар. Ак пулат. 1861

Катыргы, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Алабуга этюдлары

1861 елның маеннан октябренә кадәр Алабугада яши, шәһәр тирәсендә һәм Казан губернасының Спас өязендә этюдлар яза: «Ананьино каберлеге», «Кырдагы җил тегермәне», «Үзәндәге юл», «Шәфәкъ вакытында сазлыклы урын», «Куыш», «Болгар хәрабәләре (Ак пулат)», «Болгардагы хан төрбәсе хәрабәләре һәм Кече манара» (барысы да ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда).

1862 елда чит илгә (Германия, Швейцария) бара. 1865 елда Россиягә әйләнеп кайтканнан соң, нигездә Петербургта яши.

1858 елда литография, 1870 еллар башында офорт белән кызыксына, кабарынкы офорт техникасын уйлап таба. Рәсемнәр сериясе (каләм, күмер, акбур, 1860–1870) авторы.

Шишкин И.И. Наратлар. 1894

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

И.Шишкин һәм Казан

Шишкин Казанның мәдәни тормышында тирән эз калдыра, күп рәссамнар, мәдәният әһелләре, эшмәкәрләр белән тыгыз элемтәдә була.

Коллекционер А.Ф.Лихачев заказы буенча Шишкин әсәрләренең Казандагы тупланмасына башлангыч булаган «Швейцария пейзажы»ның вариантын эшли (1866).

Картиналары Казанда яшәүче О.С.Александрова-Гейнс, Л.В.Кекин, П.А.Радимов, Г.М.Залкинд, П.К.Ушков һәм башкаларның шәхси тупланмаларында җыйнала.

1897 елда Шишкин Казан сынлы сәнгать мәктәбенә рәсемнәрен, офортларын һәм 6 этюдын бүләк итеп бирә.

Шишкин И.И. Царев Курган. 1885

Кәгазь, офорт. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Идел сәяхәте

1879 елда Иделдә Самарага кадәр сәяхәт итә. Алабугага кайткалап йөри (1865, 1868, 1877, 1884), шәһәр тирәсендә натурадан этюдлар ясый.

«Алабуга янындагы Кызыл Тау» (1852), «Наратлык. Вятка губернасында мачта урманы» (1872), «Бай үзән. Камадагы ак чыршы урманы» (1877), «Арыш басуы» (1878), «Кама» (1882), «Урман киңлекләре» (1884), «Алабуга янындагы Изге чишмә» (1886), «Алабуга янында Кама елгасы» (1895), «Алабуга янында Афанас кораб урманы» (1898) һәм башка картиналарында Кама буе табигатен чагылдыра.

Шишкин И.И. Үлән. 1885

Кәгазь, офорт. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Бөтендөнья Париж һәм Вена күргәзмәләрендә катнаша.

Шишкин И.И. Камада төн. XIX йөзнең икенче яртысы

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әсәрләре тупланмалары

Әсәрләре РФ һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләренең иң эре сынлы сәнгать музейларында куелган, төп тупланмасы Третьяков галереясында, Рус музеенда саклана.

Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда Шишкин әсәрләренең әһәмият ягыннан өченче урында торган, 40 нәкышь картинасын, 25 рәсемне, 400 ләп гравюраны эченә алган тупланмасы бар.

Шишкинның кояшлы наратлары. 2009

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе

Истәлек

1960 елда Алабугадагы Шишкиннар йортындагы төбәкне өйрәнү музее Шишкин И.И. музей-йорты итеп үзгәртелә. Музей территориясендә рәссамга һәйкәл куела (1991, скульпторы Ю.Г.Орехов, архитекторлары С.Н.Купреянов, А.В.Степанов).

И.И.Шишкинның портретлары И.Е.Репин (1877), И.Н.Крамский, В.П.Верещагин (1861), И.А.Осокин (1850) тарафыннан языла.

Әдәбият

Корнилов П.Е. На родине Шишкина. Казань, 1929.

Дульский П.М. Иван Иванович Шишкин. 1832–1898. Казань, 1953.

Иван Иванович Шишкин. Переписка. Дневник. Современники о художнике / сост., вступ. ст. и примеч. И.И. Шуваловой. 2-е изд., доп. Л.: Искусство, 1984.

Государственный музей изобразительных искусств Республики Татарстан. Русское искусство XVII – начала XX века. Живопись: Каталог. Казань, 2005.

Ключевская Е.П. Азы рисовального искусства и боязнь «сделаться чиновником»: Казань и казанцы в творческой судьбе И.И.Шишкина // Казань. 2009. № 4.

Иван Иванович Шишкин. Жизнь и творчество. К 180-Летию со дня рождения художника: каталог выставки. Государственный музей изобразительных искусств Республики Татарстан Казань. 15 сентября – 18 ноября 2012 г. Казань: Заман, 2012.

Иван Шишкин. Неразгаданные тайны. По материалам текста и иллюстраций книги Н.Е. Грина «Hints on Sketching from Nature» / сост.  и пер. Д.В.Фомичевой. М.: Академия акварели и изящных искусств Сергея Андрияки, 2014.

Авторлар: Е.П.Ключевская, И.Ф.Лобашёва