Фешин Н.И. Кызым Ия портреты. 1917 (?)

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Биографиясе

1881 елның 26 октябре, Казан – 1955 елның 5 октябре, АКШның Санта-Моника шәһәре. 1976 елда Казанга күчереп җирләнә. 

Иконостас эшләү, алтынлау остаханәсе хуҗасы гаиләсендә туа. Казан сынлы сәнгать мәктәбенең нәкышь бүлеген (1901), Санкт-Петербургта Сәнгать Академиясе каршындагы Югары сынлы сәнгать училищесен (И.Е.Репин остаханәсе, 1909) тәмамлый.

«Кәбестә тозлау» конкурс эше өчен рәссам исеме һәм пенсионер буларак чит илгә бару хокукы ала, Австриядә, Германиядә, Италиядә, Франциядә була (1910).

1909–1922 елларда Казан сынлы сәнгать мәктәбендә, шулай ук Казан югары сынлы сәнгать-техник остаханәләрендә һәм Казан сынлы сәнгать-техник институтында нәкышь һәм рәсем укыта.

1923 елда АКШка күченеп китә, Нью-Йорк (1923–1926, 1934), Таос (Нью-Мексика штаты, 1927–1933), Лос-Анджелес (1934–1948), Санта-Моника (Калифорния штаты, 1948–1955) шәһәрләрендә яши һәм эшли.

Гранд Централь Галлериз (1923–1924), Лос Анджелестагы Стендаль Галлериз (1934–1940 еллар ахыры) галереялары каршындагы студияләрдә укыта, 1940 еллар ахырында үзенең студиясен ача.

Фешин Н.И. Варя Адоратская портреты. 1914

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Фешинның иҗаты рус академик мәктәбе, «күчмә күргәзмәләр»дә катнашкан демократик реалист рәссамнар традциясенә һәм имперессионизм ысулларына нигезләнә, төп хасияте төрле стиль системаларын катыштыру, чынбарлык һәм шартлылык дуализмы булган модерн контекстына керә.

Нәкышьтә жанрлы күп фигуралы композицияләр, пейзажлар, натюрмортлар, ню иҗат итә, ләкин барыннан да элек ул күренекле портрет остасы була. Казанда аның модельләре коллегалары (Н.Белькович, П.Радимов, Г.Медведев, П.Абрамычев, В.Тихов), Казан сынлы сәнгать мәктәбендә укучы кызлар (Н.Сапожникова, Н.Подбельская, Т.Попова, М.Быстрова, Е.Ошустович), якыннары — әтисе, хатыны А.Белькович, кызы Ия; АКШта – рус эмигрантлары (рәссам Д.Бурлюк, балериналар В.Фокина, А.Микешина, җырчы Е.Хатаева, театр режиссеры Н.Евреинов һәм башкалар), Американың мәдәният әһелләре һәм иганәчеләре (кино артисты Л.Гиш, язучы У.Кэйсер, М.Д.Люхан һәм башкалар) була.

Россиядә яшәгәндә Фешинның нәкышь картиналарына контраст фактуралы иркен пастоз сурәтләү, энҗе-күк яки кызгылт-коңгырт колоритлы тон системасы кулланылган катлаулы төсләр катнашамасы куллану хас, ә Америка чорында яшел-кызыл, сары-күк, кызгылт-зәңгәр өстәмә ачык контраст төсләр типик күренеш тәшкил итә.

Фешинның эшләре этюдка хас тәмамланмаганлык эффекты, образларны гротесклы кискенләштерү (жанрлы композицияләрдә) яки манералык (портретларда) белән аерылып тора.

Аеруча мөһим нәкышь әсәрләре: «Чирмеш туе» (1908), «Билгесез ханым портреты (Шәмәхә киемле ханым)» (1908), «Кәбестә тозлау» (1909), «Чүлмәнчек» (1914), «Сапожникова портреты» (1908, 1916), «Варя Адоратская портреты» (1914), «Әти портреты» (1918), «Җәй (А.Н.Фешинаның кызы белән портреты)» (1924), «Кукуруз биюен биюче» (1927–1933).

Н.Фешин – натурадан күмер белән классик рәсем һәм психологик портрет ясауның күренекле остасы. Гамәли-бизәлеш сәнгатендә Абрамцево һәм Талашкино (Е.Д.Поленова, С.В.Милютин) осталары артыннан модернның яңа рус вариантын (агачка уеп ясау) үстерә, шулай ук тимер, керамик өслектә (АКШта) эшли.

Аның гамәлгә ашырылган бердәнбер архитектур проекты – җирле испан-индеец архитектурасы традициялләрен, адоба һәм яңа рус модернын (архитектура формалары, интерьерда агачтан уеп ясалган элементлар, бизәкле агач мебель, скульптура) кушып, Таос шәһәрендә төзелгән үз йорты – рәссамның иң гүзәл сәнгать әсәрләреннән берсе санала.

Фешин Н.И. Мичкә ясау остасы. 1914

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Фешин Н.И. Коену. 1914

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Төрле күргәзмәләрдә – Римда Интернациональ күргәзмәдә (1911), Амстердамда Халыкара күргәзмәдә (1912), Күчмә сынлы сәнгать күргәзмәләре ширкәте (1912 дән), Бәйсезләр ширкәте (1912, 1914) күргәзмәләрендә, Мюнхен халыкара күргәзмәсендә (1909, 1910, 1913), Карнеги институтының еллык күргәзмәләрендә (Питсбург шәһәре, 1910–1914), Нью-Йорк Милли дизайн академиясе күргәзмәсендә (1911) һәм башкаларда актив катнаша.

Шәхси күргәзмәләре Чикаго шәһәрендәге Сәнгать институтында (1925), Лос-Анджелеста Стендаль Галлеризда (1930–1940) уздырыла.

Фешин Н.И. Автопортрет. 1920

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Бүләкләре

Мюнхендагы халыкара күргәзмәдә (1909) «Билгесез ханым портреты (Шәмәхә киемле ханым)» өчен Кече алтын медаль, Филадельфиядәге халыкара күргәзмәдә парлы «Җәй» портреты өчен Зур көмеш медаль белән бүләкләнә (1926) һ. б.

1924 елда АКШ Милли дизайн академиясе күргәзмәсендә портрет нәкыше буенча «Гравёр» (У.Д.Уоттс) портреты өчен Томас Р.Проктор призына лаек була.

Николай Фешин. Рәссам монологы. 2009

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе

Әсәрләре тупланмалары

Фешин картиналары тупламының шактый өлеше Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, шулай ук Рус музеенда, Россия Сәнгать Академиясенең фәнни-тикшеренү музеенда (Санкт-Петербург), Третьяков галереясында, Чуаш сәнгать музеенда, В.М. һәм А.М.Васнецовлар исемендә Киров өлкә сәнгать музеенда, Карнеги институтында (Питсбург шәһәре, АКШ), Фрай Арт музеенда (Вашингтон штаты Сиэтл шәһәре), Россиядә һәм АКШтагы шәхси тупланмаларда саклана.

1981 елда Фешинның Таос шәһәрендәге йортында музей һәм белем бирү үзәге булган Фешин институты оештырыла.

Фешин Н.И. Катенька. 1912

Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әдәбият

Дульский П.М. Николай Фешин. Казань, 1921.

Николай Иванович Фешин: документы. Письма. Воспоминания о художнике. Л., 1975.

Тулузакова Г.П. Николай Фешин. 1881–1955. Живопись, рисунок. М., 2004.

Николай Фешин. СПб., 2007.

Fenn F. The Genius of Nicolai Fechin. Santa Fe, 2001.

Автор – Г.П.Тулузакова