- РУС
- ТАТ
Нәкышьче, график, педагог
И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Харис Якупов. 2020
Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты
Х.Г. Якупов – Россия Сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы (1997, 1973 елдан СССР Сәнгать академиясенең мөхбир әгъзасы), РСФСРның, СССРның халык рәссамы (1963, 1980), РСФСРның, Татар автономияле совет социалистик республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1957).
Якупов Х.Г. Көрәш арасында. Фронтовиклар. 2005
ДВП, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее
1919 елның 23 декабре, Казан – 2010 елның 17 феврале, шунда ук.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
Х.Г.Якупов Казан сынлы сәнгать училищесен тәмамлый (1939). 1946 елда Мәскәүдәге «Всекохудожник» Үзәк студиясендә Б.В. Иогансонда шөгыльләнә.
Казанга әйләнеп кайтканнан соң (1946 елдан), Сәнгать фондында эшли. 1948–1951 елларда Казан сынлы сәнгать училищесендә укыта. 1976–2007 елларда Сәнгать академиясенең Казандагы остаханәсенә җитәкчелек итә.
ТАССР Рәссамнар берлеге әгъзасы (1947) һәм рәисе (1951–1975).
Якупов Х.Г. Көчле кешеләр. Яшь сыер савучылар Ф. Гәрәева, М.Исламова һәм С.Сәгъдиева. 1964
Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее
Х.Г.Якупов – Республиканың әйдәп баручы рәссамнарыннан берсе, социалистик реализм юнәлешенең танылган вәкиле.
Татар совет рәсем сәнгате мәктәбен булдыруга зур өлеш кертә, тарихи-революцион (нигездә, «лениниана»), хәрби-патриотик, көнкүреш һәм портрет жанрларында сюжетлы тематик картиналар иҗат итә.
Якуповның картиналары арасында аеруча билгелеләре – «Сталин Туруханда сөргендә» (1951), «Хөкем алдыннан» (1954), «Ана портреты» (1955), «Герой-ананы данлау» (1957), «Иделдә яз» (1959); «Иреккә очу (Михаил Девятаев батырлыгы)» (1964–1971) триптихы; «М. Вахитов исемендәге колхоз алдынгылары» (1960–1965) портретлар сериясе, «Пролог» (1969), «Татарстан алтыны» (1974), «Татарстан АССРга Халыклар дуслыгы ордены тапшыру» (1977, А.М. Родионов белән бергә), «Ф.Ә. Табиев портреты» (1978), «Казан студентлары. 1887 ел» (1980), «Рәссам. Фронт юллары», «Минем шәлелеләрем» (икесе дә – 1985), «Габдулла Тукай истәлегенә» (1986) триптихы, «Полкташым пулемётчы кыз М. Щербак» (1991), «Җиңү көне» (2004) триптихы, «Сугыш иде (төп көчләр һөҗүмгә бара)» (2005).
Натурадан төшерелгән «Кызыл Байрак янында Идел» (1939), «Казансу елгасында ташу» (1948), «Чулман елгасында боз китү» (1958), «Май башы» (1964), «Кар иртә төште» (1980), «Март башы» (1984) пейзажлары; Төньяк Кореяда (1959), Италиядә (1960; 1971–1972), Кавказда (1962), Кырымда (1972) һ.б. язылган этюдлар серияләре авторы.
Станлы графикада әсәрләр иҗат итә:
Х.Якупов Г. Тукайның Татгосиздатта басылган «Гали белән кәҗә», М. Гафуриның «Шигырьләр һәм мәсәлләр» (икесе дә – 1947), Ә. Фәйзинең «Пугачёв Казанда» (1951), А.С. Пушкинның «Әкиятләр» (1953) китапларына иллюстрацияләр ясый.
«Чаян» журналында басылган сатирик рәсемнәр, сәяси плакатлар авторы.
Якупов Х.Г. Муса Җәлил. Хөкем алдыннан. 1954
Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее
1939 елдан – республика, 1943 елдан – төбәкара, 1964 елдан – «Зур Идел», Мәскәүдә 1949 елдан РСФСРның автономияле республикалары рәссамнарының, 1960 елдан «Совет Россиясе» бөтенроссия күргәзмәләрендә; бөтенсоюз сәнгать күргәзмәләрендә – (1949, 1950, 1951, 1955, 1957, 1961), Мәскәүдә «Совет хакимиятенә 50 ел» (1967), «СССР Сәнгать академиясе әгъзалары әсәрләре күргәзмәсе»ндә (1973, 1979), «Хезмәткә дан!» («Слава труду!», 1976), «Без коммунизм төзибез» (1981); «Финляндиядә совет сынлы сәнгате» («Советское изобразительное искусство в Финляндии», 1950), Польшада, Германия демократик республикасында һәм Югославиядә совет рәссамнары әсәрләре (1965), Франциядә совет сәнгате (1977) һ.б. халыкара күргәзмәләрдә катнаша.
Шәхси күргәзмәләре 1948, 1990, 2005, 2009 елларда (Казан), 1983 елда (Батуми шәһәре) үткәрелә.
Якупов Х.Г., Фәттахов Л.Г. Татар АССР оешу турында Декретка кул кую. 1950
Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее
1971–1974 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.
«В.И. Ленин Татарстан АССР төзү турындагы Декретка кул куя» (1950; Л.Ә. Фәттахов белән бергә) картинасы өчен 3 нче дәрәҗә Сталин премиясе, «Алдынгы терлекчеләр – көтүчеләр Н. Җиһаншин, Ш. һәм Г. Шакировлар» (1963–1964), «Чаллы гүзәлләре» (1975) картиналары өчен РСФСРның И.Е. Репин исем. Дәүләт премиясе (1976), «Татар халык әкиятләре»нә иллюстрацияләр сериясе (1957, Л.Ә. Фәттахов белән бергә) өчен ТАССРның Г.Тукай исем. Дәүләт премиясе бирелә.
Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Халыклар дуслыгы, «Почёт билгесе», 4 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен», «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Якупов Х.Г. Әнием портреты. 1955
Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее
Әсәрләре Мәскәүдә Третьяков галереясында, Шәрекъ халыклары сәнгате музеенда, В.И. Ленин музеенда (Дәүләт тарих музее филиалы), Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Татарстан Республикасы Милли музеенда, Чаллы шәһәре картиналар галереясында, Бурят ССР Сынлы сәнгать музеенда, Чуаш Дәүләт сәнгать музеенда, Пхеньян шәһәрендәге Сынлы сәнгать музеенда (Төньяк Корея) һ.б. саклана.
«Хәзинә» Милли сәнгать галереясында Х.Якупов әсәрләренең даими экспозиция залы эшли.
Якупов Х.Г. Бреслау шәһәре. 1945
Фронт рәсемнәре. Кәгазь, карандаш. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее
Якуповның скульптур портретларын А.Х. Әбдрәшитов (1980, бронза), Ф.Г. Гайнуллов (1983, гипс) ясый.
Рәсем – мәхәббәтем минем. Казан, 2000.
В стране Чхонлима: корейские зарисовки. М., 1968.
Фронтовые зарисовки: записки художника. Казань, 1981.
Легко ли стать художником: время, искусство, творчество. Казань, 2004.
Путешествие художника вокруг Европы. Казань, 2009.
Черкасова Н. Харис Якупов. М., 1960.
Файнберг А. Сильные люди // Художник. 1970. № 7.
Червонная С.М. Харис Якупов. Л., 1983.
Червонная С.М. Палитра века на якуповском холсте // Татарский мир. 2009. № 3.
Автор – Г.Ф. Вәлиева-Сөләйманова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.