Биографиясе

1940 елның 18 июлендә Казакъстан ССР Чимкент шәһәрендә туган.

Алма-Ата сәнгать училищесен (1962), халык рәссамы Х.Нәүрузбаев остаханәсен тәмамлый.

1965 елдан Казанда.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1987).

Әбдерәшитов А.Х. Чабан. 1970 еллар

Агач, тонировка. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

Портрет һәм монументаль скульптура жанрында эшли. Станлы скульптура әсәрләре – «Казакъстан чабаны» (карагач, 1962), «М.Җәлил һәм Н.Җиһанов» (чүкелгән бакыр, 1981), «Мәрҗани» (гипс, 1999), «Г.Тукай» (бронза, мәрмәр, 2004), «Хәйдәр Бигичев» (гипс, 1999), «Туфан Миңнуллин» (бронза, 1999), «Салих Сәйдәшев» (агач, 2000), «Илдар Зарипов» (гипс, 2000).

Монументаль әсәрләре – Советлар Союзы Геройлары М.Сыртланова (бетон, 1980, Казан), В.Н.Липатов (чүкелгән бакыр, 1981, Казан) һәйкәл-бюстлары, «Ана» һәйкәле һәм аның тирәсенә Советлар Союзы Геройлары бюстлары куелган мемориаль скульптура ансамбле (бетон, 1997–1998, Мамадыш шәһәре), композитор Ф.Яруллин (2000, Мамадыш шәһәре), драматург Т.Гыйззәт (2004, Әгерҗе шәһәре), шагыйрь Һ.Такташ (2005, Сыркыды авылы, Мордва Республикасы) һәм башкалар.

А.Әбдерәшитовның иҗат алымнарына төгәллек, образның үзенчәлеген җентекләп тасвирлау, портрет охшашлыгын төгәл чагылдыру хас.

Әбдерәшитов А.Х. Халык рәссамы Х.Г.Якупов портреты. 1980

Бронза, гранит. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Күргәзмәләре

Мәскәүдә үткән бөтенсоюз («Без коммунизм төзибез», «Социализм сагында», 1986, 1988) һәм бөтенроссия («СССРның 60 еллыгына», «Фән һәм космос тынычлык сагында», 1983, 1989) күргәзмәләрендә, «Зур Идел» төбәкара күргәзмәләрендә (1970–1990), Казанда (1960–1990), Алма-Атада үткән (1960) күргәзмәләрдә катнаша.

Шәхси күргәзмәсе 2000 елда Казанда уза (улы Адель Әбдрәшитов белән берлектә).

Әбдерәшитов А.Х. Эрьзя бюсты. ХХ гасыр

Агач, тонировка. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Татарстан Республикасы Милли музеенда, Казакъстан Республикасы Дәүләт сәнгать музеенда саклана.

Әдәбият

Шаһинур Ш.С. Тамчыда чагылган кояш // Казан. 1997. № 1–2.

Червонная С.М. Искусство Советской Татарии. Казань, 1984.

Альфрет Абдрашитов. Скульптура: каталог персональной выставки. Казань, 1991.

Альфрет Абдрашитов, Адель Абдрашитов. Скульптура: каталог выставки. Казань, 2000.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова