Баш музейны һәм филиалларны эченә ала.

Нигезе

1894 елда Казан шәһәр фәнни-сәнәгать музее буларак нигез салына. 1895 елның 5 апрелендә тамашачылар өчен ачыла.

Музей А.Ф.Лихачёвның шәхси коллекциясе һәм 1890 елда Казанда үткәрелгән фән-сәнәгать күргәзмәсе экспонатлары нигезендә оеша.

Музей коллекцияләрен оештыру һәм формалаштыруны Казан университетының күренекле галимнәре Н.Ф.Высоцкий, Н.П.Загоскин, Н.Ф.Катанов, П.И.Кротов, А.А.Штукенберг башлап җибәрә.

Музей фондларын актив рәвештә коллекционерлар һәм меценатлар И.Ф.Лихачёв, А.Ф.Лихачёв, В.И.Заусайлов, О.С.Александрова-Гейнс, Г.Баруди, Д.И.Образцов һ.б. тулыландыралар.

Музейның уставы 1894 елның 17 мартында раслана. Аның нигезендә 5 бүлек: Лихачев бүлеге, табигыять-тарих, тарих-этнография, уку-укыту, сәнәгать бүлекләре, шулай ук Музей советы оештырыла (1917 елга кадәр эшли).

Музейның һәм һәрбер бүлекнең директорлары галимнәрдән билгеләнә (шәһәр думасы тарафыннан раслана).

1895 елның 5 апреленнән Казан шәһәр фәнни-сәнәгать музее шәһәрнең җирле үзидарә органнары карамагында була. Музей советының беренче рәисе итеп С.В.Дьяченко куела.

Лихачев бүлеге каршында шәһәр башлыклары җитәкләгән попечительләр советы эшли (1917 елга кадәр).

1918 елда музей – Губерна музее (Казан губерна башкарма комитеты халык мәгарифе бүлегенең музейлар эше һәм сәнгать истәлекләрен һәм борынгы ядкәрләрне саклау бүлекчәсенә буйсына), 1921 елда – ТАССР Үзәк музее (башта Академүзәкнең музейлар бүлеге, 1930 елдан ТАССР Мәгариф халык комиссариаты карамагында), 1944 елда – ТАССР Дәүләт музее була. 1946 елда ТАССР Министрлар Советы каршындагы мәдәният-агарту учреждениеләре эшләре идарәсенә, 1953 елдан ТАССР Мәдәният министрлыгына буйсына.

2001 елдан хәзерге исемдә.

Тарихы

1920 еллар уртасына музейда

  • тарихархеология,
  • этнография,
  • шәрекъ кулъязмалары,
  • табигыятьтарих,
  • тарихкөнкүреш,
  • сәнгать,
  • борынгы рус сәнгате бүлекләре ачыла.

1930 елларда төбәкне өйрәнү эзәрлекләнә, шуңа бәйле музейның фәнни эшчәнлеге чикләнә. 1930 еллар ахырында музейда табигать, революциягә кадәр төбәк тарихы, совет җәмгыяте тарихы, массакүләм эшләр бүлекләре эшли.

1920 елларда ук Татарстан Дәүләт музее башка төбәкләр өчен координацияләүче методик үзәк ролен үти.

1981 елда республиканың күпчелек музейларын үзәкләштерү нәтиҗәсендә ТАССР Берләштерелгән дәүләт музее оештырыла. Башта аңа 17 музей керә, яңа музейлар 1980–1990 елларда ачыла.

2006 елда берләштерелгән музей составына 75 музей-филиал керә. 2007 елдан музейларның күпчелеге мөстәкыйльлек ала.

Бүгенге музей

Татарстан Республикасы Милли музее структурасында:

  • Горький А.М. һәм Ф.И.Шаляпин музее,
  • Шәриф Камал музейфатиры да булган татар әдәбияты тарихы музее (кара: Камал Шәриф музей-фатиры),
  • Боратынский Е.А. әдәби музее,
  • Муса Җәлил музейфатиры,
  • Габдулла Тукай әдәби музее,
  • Салих Сәйдәшев музее,
  • Нәҗип Җиһанов музейфатиры,
  • Каюм Насыйри музее,
  • Л.Н.Толстой музее,
  • В.И.Ленин музеййорты,
  • 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музеймемориалы,
  • Татарстан Республикасының музыкаль культура музее,
  • шулай ук Югары Ослан районының Печищи авылында Купала Янка музейфатиры,
  • Кама Тамагы районының Красновидово авылында Горький А.М. музее.

Баш музей элеккеге Гостиный двор бинасында урнашкан, 1995 елда, музейның 100 еллыгына, аның фасады реконструкцияләнә (архитектор С.Ә.Козлова проекты).

Музей фондларында 910 меңнән артык саклау берәмлеге исәпләнә: Идел буе һәм Урал буе халыклары, шул исәптән төрки һ.б. борынгы цивилизацияләр, Көнбатыш һәм Көнчыгыш культуралары тарихы һәм мәдәниятенә карый.

Татарстан Республикасының милли музее – республиканың музей эшләрендә мәгълүмат технологияләре лидеры.

2002 елдан музейда КАМИС-2000 системасы эшләп килә. Музей, республика музейларында КАМИС системасын кертүче методик үзәк булып тора.

Музейның мәдәни-мәгариф эшчәнлеге төрле социаль катламдагы һәм төрле яшьтәге тамашачыларга юнәлдерелгән. Милли музей һәм аның фондллары каршында Алтын җепләр белән чигү остаханәсе, Казанның борынгы ядкәрләрен сөючеләр түгәрәге, «Замандаш», «Борынгы ядкәрләрне саклаучы» клублары, Әдәби салон һәм музыкаль кунакханә, К.Насыйри музее каршында «Сәламәт яшәү рәвеше» клубы, А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее каршында «ЛиМук» һәм «КЛИ» клубы, М.Җәлил музей-фатиры каршында «Кызыл ромашка» клубы һ.б. эшли.

Тупланмалар

Октябрь революциясеннән соң сәнгать һәм борынгы ядкәрләрне исәпкә алу һәм саклау турында СССР Халык комиссарлары декреты нигезендә музейда Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең, элеккеге Вак һөнәрчелек земство музееның, Бөтенроссия музей эшләре һәм сәнгать, борынгы ядкәрләрне саклау коллегиясеннән Пролетар революция һәм шәрекъ халыклары музейларының конфискацияләнгән шәхси җыелмалары һәм коллекцияләре тупланган.

1921–1922 елларда музейга тарихи-сәнгати әһәмияте булган чиркәү әйберләре, Мәскәү дәүләт фондыннан 33 нәкышь сәнгате һәм скульптура әсәрләре кайта.

Археология фонды музей җыелмасының өчтән бер өлешен (246 257 саклау берәмлеге) тәшкил итә. А.Ф.Лихачёвның Болгар коллекциясе (3 080 берәмлек), Алтын Урда шәһәр-авыллары, Ананьино каберлекләре казылмалары материаллары (800 берәмлек), Яңа Мордва каберлеге стелалары (3) музейның горурлыгын тәшкил итә.

Уникаль Мисыр (250 берәмлек) һәм антик (420 берәмлек) коллекцияләр, алар арасында Мисыр хатын-кызы Ни-си-та-Уджат-ахетның таш табуты (саркофаг), фиргавен хәзинәләре сакчысының цилиндр сыман мөһере, безнең эрага кадәр IV нче йөздә Апулиядә эшләнгән сирәк очрый торган кызыл фигуралы кратер.

Нумизматика коллекцияләрен (120 меңнән артык саклау берәмлеге) антик, Европа, рус, шәрекъ, Алтын Урда акчалары, медальләр һәм күкрәк билгеләре тәшкил итә. Уникаль алтын акчалар җыелмасы (401 берәмлек): Александр Македонский заманындагы статерлар, Византия солидлары һ.б. XIII–XIV йөз Җүчи акчалары хәзинәләре гаять зур фәнни әһәмияткә ия.

Фондта XVI–XX йөзләр язма чыганакларының 130 меңнән артык саклау берәмлеге: фән һәм мәдәният эшлеклеләренең архивлары һәм коллекцияләре, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнашучыларның материаллары, документлар. Алар арасында – Сәхибгәрәй хан ярлыгы (1523), XVII йөз кулъязма төргәкләре, В.М.Флоринский, Д.А.Корсаков, Ф.М.Флавицкий, П.М.Дульский, С.Сүнчәләй, Җ.Фәйзи, Ф.Яруллин, И.Шәмсетдинов, Г.Камал, Х.Әбҗәлилов, Г.Болгарская, А.Ключарёв, С.Сәйдәшев, Р.Яхин һ.б. автографлары һәм архивлары.

Сирәк китаплар фондының төп өлешен (22 мең саклау берәмлеге) рус, татар һәм Көнбатыш Европа телләрендә язылган XVII–XX йөзләр Россия, җирле һәм чит ил басмалары тәшкил итә. Уникаль кулъязма һәм иске басма китаплар арасында (XV–XX йөзләргә караган 233 басма, 88 кулъязма китап) – XV йөз Тверь Евангелиесе, XVI йөз «Казан елъязмачысы», XVII–XIX йөз Синодиклары, XVI йөз уртасы Иерусалим уставы һ.б.

Татар халкы тарихы һәм мәдәнияте чыганаклары фондының нигезендә татар мәдәнияте эшлеклеләренең шәхси әйберләре һәм китаплары. Алар арасында Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Г.Тукай, Дәрдемәнд, Р.Фәхретдин, Г.Исхакый, Х.Ямашев, М.Җәлил һ.б. мемориаль әйберләре коллекцияләре, татар халкының рухи мәдәниятеннән материаллар.

Кулъязма һәм иске басма татар китаплары, Госман Коръәненең факсимиль басмасы, шәмаилләр җыелмасы, шулай ук урта гасырлар язуы истәлекләре – Казан ханы Мөхәммәдәмин тарафыннан гаскәр башлыгы Күбеккә бүләк ителгән XVI йөз кувшинында сарай шагыйре бакырчы оста Насыйрның шигыре аеруча зур кызыксыну уята.

Этнография коллекциясе (25 меңнән артык саклау берәмлеге) Урта Идел буе халыклары: татарлар, руслар, марилар, удмуртлар, мордвалар, чуашлар, башкортларның көнкүреш предметларын, киемнәрен, бизәнү әйберләрен эченә ала.

Казан татарларының кабатланмас гамәли-бизәлеш сәнгате коллекцияләре (3,5 мең саклау берәмлеге): алтын җепләр белән чигү, мозаикалы күн аяк киеме, зәркән бизәнү әйберләре, тукымалар, чигелгән традицион интерьер предметлары, шәмаилләр.

Тасвирый материаллар фондында (73877 саклау берәмлеге) XX йөзгә караган негатив, гравюра, фотография, открытка, плакат коллекцияләре бар. Җирле осталарның рәсемнәре, графика һәм скульптура, шул исәптән Б.Урманче әсәрләре саклана.

Әйберләр фонды (12,2 мең саклау берәмлеге) XVIII йөз каретасын, «Фордзон-Путиловец» тракторын, ПО-2 самолетын, ГАЗ-А автомобилен, Россиядә, Көнчыгышта, Көнбатыш Европа илләрендә җитештерелгән фарфор һәм керәч коллекцияләрен (2,5 мең саклау берәмлеге) эченә ала.

Кораллар фондына (915 саклау берәмлеге) – төрле илләрнең салкын һәм утлы кораллары, шул исәптән X–XI йөзләрдәге 2 каролинг кылычы, XVI йөз затин пищале, филтәле, тәгәрмәчле, бәрмә-чакма йозаклы кораллар.

Табигый фондны – музей тупланмалары арасында иң борынгысын – геология-минералогия, палеонтология, ботаника, зоология коллекцияләре тәшкил итә. XIX йөз ахырында Британия Табигыять тарихы музееннан алынган колибри коллекцияләре (36 берәмлек), чыпчыклар семьялыгыннан Америка кошлары (41 берәмлек); Император сарае министрлыгы бүләкләре (1902), алар арасында гигант кырпы балыгы, зубр сөкәтләре фәнни яктан аеруча кызыклы. Табигый коллекцияләрнең алтын фонды – исемнәре Европа һәм Россиянең зур музейларында XIX–XX йөзләрнең әйдәп баручы танылган таксидермистлары Ф.Ф.Шиллингер, Э.Д.Пельцам, Я.П.Коксин эшләре.

Экспозиция

1987 елның декабренә кадәр музейда ел саен яңа күргәзмәләр ачыла һәм элеккеләре эшли. 5 мең кв.м лы экспозиция төбәкнең табигый үзенчәлекләрен, аның үткәнен һәм хәзергесен чагылдыра.

1987 елда музей бинасына янгыннан зыян килә, даими экспозицияләр җыеп алына.

2004 елдан, Кремль урамындагы бина яңадан торгызылганнан соң, «Татарстанның борынгы тарихы», «XVIII йөздә Казан губернасы» һ.б. даими экспозиция бүлекләре ачыла башлый.

Даими экспозициянең мәйданы – 2,5 мең кв.м га, күргәзмә заллары – 1 мең кв.м га якын.

Музейда төрле тематик күргәзмәләр уздырыла. Җәмәгатьчелеккә түбәндәге күргәзмәләр тәкъдим ителә: «Табигатькә тәрәзә» (1991 елдан, Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы күрсәтелгән); «Республиканың беренче әләме» (1998 ел, XIX йөз ахырыннан 1920 елларга кадәр Татарстан тарихын чагылдыра); «Билгесез ил» (1997–2001, Болгар чорына кадәрге Идел-Кама буйларында яшәгән кабиләләр тарихы буенча археологик материаллар белән таныштыра); «Г.Исхакыйның туган иленә кайтуы» (1998); «Ул синең белән безнең биография» (1999 ел, комсомолның 80 еллык юбилеена); «Йөрәкләрнең яшерен кыллары» (1999–2000 еллар, дөнья халыкларының традицион, профессиональ, мемориаль музыка уен кораллары күрсәтелгән); «Әфган реквиемы» (1998, 1999, 2000); «Уллар бурычы хакына» (1999–2000); «Без бар идек, без бар һәм булачакбыз» (1999–2000 еллар, С.Максудига багышланган); «Бөек Ватан сугышы елларында Казан» (2000); «Татарстан байлыклары: Берләштерелгән дәүләт музее ядкәрләре» (2000); «Казанча чәй эчү» (2001); «Гаҗәеп табигый фонд» (2003); «Мин үземә һәйкәл куйдым, гаҗәеп, мәңгелек...» (2003 ел, Г.Р.Державин тууына 260 ел тулуга); «Батыр үләр үлмәс дан алып» (2004 ел, Муса Җәлил һәм җәлилчеләрнең һәлак булуына 60 ел тулуга карата); «Музей раритетлары – Казанның меңьеллыгына» (2005); «Театр тылсымы» (2006); «Билгесез бөек сугыш. 1914–1918» (2014); «Уңган халкымның оста куллары: татар халык һөнәрләре» (2016) һ.б.

Музей төбәкнең әйдәп баручы фәнни-тикшеренү һәм мәгариф үзәкләренең берсе, Татарстан халыкларының тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертә.

Музей ирешкән уңышлар, башлыча, П.М.Дульский, П.Е.Корнилов, Н.Ф.Калинин, М.Г.Худяков, Г.С.Гобәйдуллин, Е.П.Бусыгин, Е.Г.Бушканец, Г.Н.Вульфсон, М.К.Мөхәррәмов, И.Р.Таһиров, А.Х.Халиков, Р.И.Нәфыйгов, Б.Ф.Солтанбәков, А.Л.Литвин, М.Г.Госманов кебек галимнәрнең эшчәнлеге белән бәйле.

1920 елларда татар халкының мәдәниятен һәм көнкүрешен өйрәнү һәм музей фондларын тулыландыру максаты белән республика районнарына беренче этнографик экспедицияләр оештырыла. 1938 елда СССР Фәннәр академиясенең Матди культура институты, Дәүләт Тарих музее, ТАССР Үзәк музее планлы рәвештә бергәләшеп Идел буе Болгар дәүләтенең башкаласын өйрәнә башлыйлар.

1895–1917 елларда – Казан шәһәр фәнни-сәнәгать музееның еллык басмасы, 1921–1924 елларда «Казанский музейный вестник» журналы нәшер ителә; 1995 елда еллык басмалар яңадан басыла башлый.

Музей директорлары: С.В.Дьяченко (1895–1901), А.А.Штукенберг (1901–1905), Н.П.Загоскин (1905), П.И.Кротов (1905–1906), Н.Ф.Катанов (1906–1912, 1914–1917), М.Д.Рузский (1912), Г.П.Кириллов (1913), Б.Ф.Адлер (1918–1922), Н.И.Воробьёв (1922–1930), М.И.Борисов (1930–1933), Е.И.Медведев (1933–1934), Л.А.Әхмәтшин (1934–1935), Г.Н.Республиканец (1935–1937), Г.Б.Вахламов (1937–1941), В.М.Дьяконов (1941–1977), Л.Г.Вәлиева (1978–1987), Г.С.Муханов (1987–2006), Г.Р.Нәҗипова (2006 елдан).

Музей басмалары

Издания музея. 1894–1956: төзүчесе Г.А.Скопин. Казань, 1957.

Каталог знамён в фондах музея. Казань, 1958.

Каталог материалов музея по периоду подготовки и проведения Великой Октябрьской социалистической революции и Гражданской войны: в 3 вып. Казань, 1958–1959.

Муса Джалиль (Залилов): каталог материалов в фондах музея. Казань, 1959.

Автографы в собрании музея: каталог. Казань, 1960.

Каталог скульптуры. Казань, 1961.

Каталог археологических коллекций: в 2 вып. Казань, 1975–1980.

Из коллекции Государственного объединенного музея Республики Татарстан. Казань, 1994.

Завьялова М.К. Татарский костюм: из собрания Государственного музея Республики Татарстан. Казань, 1996.

Гасимов О.Р. Оружие в собрании Национального музея Республики Татарстан. Казань, 2003.

Әдәбият

Казанский губернский музей за 25 лет: юбилейный сборник статей. Казань, 1923.

Дьяконов В.М. Жизнь и музей. М., 1963.

Муханов Г.С. История Государственного музея Республики Татарстан в зеркале XX века. Казань, 1997.

Назипова Г.Р.Казанский городской музей: Очерки истории 1895–1917 годов. Казань, 2000.

Наследие веков: Из собраний Государственного музея Республики Татарстан: альбом. Казань, 2000.

Яковлев В.И. Музыкальные инструменты Национального музея Республики Татарстан: каталог. Казань, 2007.

Авторлар: Г.С.Муханов, Г.Р.Нәҗипова