Биографиясе

1928 елның 11 апреле, Казан шәһәре – 2013 елның 18 мае, шунда ук.

А.Д.Адо шәкерте. Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1950 ел), шунда ук, патофизиология кафедрасында эшли.

1967 елдан Казан ГИДУВы проректоры, ректоры (1968 ел).

1978 елдан Казан медицина институтында (1994 елдан Казан медицина университеты), патофизиология кафедрасы мөдире (1978–1993 еллар), профессор-консультант (1993–1999 еллар).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре организмда аллергик үзгәрешләр барышында төрле әгъзалар һәм системаларның үзгәрү механизмнарын өйрәнүгә карый.

Уйлап табуга 5 авторлык таныклыгы бар.

Бөтенсоюз патофизиологлар җәмгыятенең Казан бүлеге рәисе (1978–1998 еллар).

Бүләкләре

«Аллергик реакцияләрнең күзәнәк һәм молекуляр механизмнары» («Клеточные и молекулярные механизмы аллергических реакций») хезмәтләре сериясе өчен Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Д.Адо исемендәге бүләге бирелә (2003 ел).

«Почет билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

К аллергической реакции скелетной мышцы. М., 1963.

Интенсивная терапия в клинической практике. Л., 1976.

Современные аспекты рентгенодиагностики. Л., 1977.

Рахит и рахитоподобные заболевания. Л., 1978.

Әдәбият

Профессор Ирек Махмутович Рахматуллин // Патология, физиология и эксперим. терапия. 1999. № 3.