Татар әдәбиятында хикәя формалашуы

Хикәядә, гадәттә, кеше тормышыннан эпизод яисә вакыйгалар сурәтләнә. Әсәрдә геройлар күп түгел, аларның характерлары тулысынча ачылмый, ә аерым сыйфатлары аша гына күрсәтелә, хикәянең кечкенә күләмле булуы шуның белән аңлатыла. Хикәйәткә барып тоташа.

Татар әдәбиятында хикәя XIX йөзнең 2 нче яртысында формалаша. Әлеге жанр әсәрләре мәгърифәтчелек характерында, гадәти булмаган хәл турында хикәяләүче исеменнән бәян итүдән, дидактик гомумиләштерү-нәсыйхәттән гыйбарәт була. Г.Исхакыйның «Тәгалемдә сәгадәт», Ф.Кәриминең «Салих бабайның өйләнүе», «Җиһангир мәхдүмнең авыл мәдрәсәсендә укуы» әсәрләрендә акыл һәм мәгърифәтнең көченә мәдхия җырлана; тулаем дөнья һәм анда яшәүче кеше әхлакый күзлектән чыгып карала.

Хикәядә алгарыш темасы 

Алгарышның гомуми мәгърифәт формуласы XX йөз башы хикәясендә дә чагылыш таба. Язучылар мәгърифәтне җәмгыять үсешенең нигезе дип саныйлар, гыйлемле һәм әдәпле геройларны наданнарга һәм әдәпсезләргә каршы куялар (Я.Вәли, «Мәңгелек мәчет»), белемле һәм гармоник үсешкә ия шәхес тәрбияләү кирәклеген ассызыклыйлар (Ә.Биктимеров, «Үткән мәхәббәт»), идеаль геройны үрнәк алырлык кеше итеп сурәтлиләр (Я.Моради, «Яхшы тәрбия»).

Прозаикларның тәнкыйте җәмгыятьтә яшәп килгән тәртипләргә каршы юнәлдерелә; алар игътибарны гади халыкның ярлы тормышына юнәлтәләр (М.Гафури, «Фәкыйрьлек берлә үткән тереклек»), надан муллаларның акылсыз гамәлләрен кире кагалар (З.Һади, «Бәхетсез кыз»), яшь кешенең кешелек дәрәҗәсен түбәнсетә торган кадими мәдрәсәләрне тәнкыйтьлиләр (З.Һади, «Мәгъсүм», Г.Ибраһимов, «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы»).

XX йөз башында хикәяне жанрларга аеруның алшартлары барлыкка килә: социаль-көнкүреш, социаль-сәяси, тарихи, сатирик, психология һәм романтик хикәяләр языла. Көнбатыш мәдәниятенә игътибар арту жанрның эчтәлек һәм формасы өлкәсендә эзләнүләргә китерә. Кешенең социаль статусы, шәхси сыйфатлары белән кызыксыну башлана. Аларны чагылдыру өчен авторлар, урта гасырлар әдәбиятына барып тоташкан хикәя-назыйрә, пародия (З.Һади «Яңа әсхабе кәһәф») кебек яңа формалар тудыралар.

Бер яктан, публицистиклык һәм сатирик пафосның көчәюе күзәтелә (Ф.Әмирхан, «Бәйрәмнәр»; Ш.Камал, «Сәмруг кош», «Депутат»). Чын тормыш факторларына нигезләнгән хикәя укучыга очерк дип тәкъдим ителә. Коткы тарату (К.Бәкер, «Кара тап»; Г.Гобәйдуллин, «Олуг ләгънәт»), «кечкенә кеше» (Г.Исхакый, «Калуш», «Башкорт бәхете»; Г.Ибраһимов, «Карт ялчы»), «артык кешеләр» (Г.Ибраһимов, «Уты сүнгән җәһәннәм», «Мәрхүмнең дәфтәреннән»; М.Гафури, «Хәмитнең хәяты»), сугыш (Ф.Әмирхан, «Зәгыйфь карчыкның корбаны»; Н.Думави, «Ватан каһарманы, яки Агач аяк»; К.Тинчурин, «Хәкимҗан агай») һ.б. яңа темалар — XX йөз башында аерым кеше һәм җәмгыять, матди һәм рухи башлангычлар, чынбарлык һәм интеллигенциянең идеаллары арасында көчәя барган каршылыкларны аңларга омтылу нәтиҗәсе булып тора. Икенче яктан, кеше психологиясе белән кызыксыну арта. Психология хикәядә (Ш.Камал, «Буранда», «Сукбай», «Уяну», «Козгыннар оясында») геройларның эчке дөньясы, рухи кичерешләре чагылыш таба.

Романтик хикәяләр

XX йөз башы — романтик хикәяләр чәчәк аткан чор (Ф.Әмирхан, «Гарәфә кич төшемдә»; Ш.Мөхәммәдов, «Хан кызы»; К.Тинчурин, «Искәндәр»). Әлеге әсәрләрдә шәхес иреге мәсьәләсе үзенчәлекле итеп ачып бирелә (Г.Ибраһимов, «Сөю-сәгадәт», «Диңгездә», «Табигать балалары»). Авторларның игътибарын геройларның яшәеше генә түгел, ә аларның аңы һәм күзаллаулары да җәлеп итә (Ф.Әмирхан, «Габделбасыйр гыйшкы», «Сәмигулла абзый»).

Хикәядә милләт темасы

Бу дәвердә милләт темасы төп урынны алып тора. Хикәя жанрында язылган әсәрләрнең күпчелеге татар халкының киләчәге турындагы драматик уйланулар белән сугарылган. Милли үзаң тәрбияләү максаты белән авторлар халык риваятьләренә һәм татар фольклорына (М.Хәнәфи, «Айсылу»; Ф.Әмирхан, «Ай өстендә Зөһрә кыз»; З.Нуркин, «Бәхет»; Г.Рәхим, «Хан мәчетендә»), төш символик образларына (Ш.Саттаров, «Бетсә бетәр») мөрәҗәгать итә.

Тарихи хикәяләр — тарихи вакыйгаларны яисә Идегәй, Чыңгызхан, Чура батыр, Нуретдин һ.б. мәшһүр шәхесләрнең биографияләрен хикәяләү активлаша (Ф.Туйкин, «Сугышчы Сатыш әфәнде»; Ш.Саттаров, «Татар халкы»; Ә.Таңгатаров, «Чыңгыз»). Үткәндәге драматик вакыйгаларның котылгысызлыгы, тарихның тәкъдирдә алдан билгеле булуы тарихи хикәяләрнең лейтмотивына әверелә. ХХ йөз башы татар әдәбиятында күпсанлы фәлсәфи хикәяләр иҗат ителә. Аларның асылын дөнья һәм яшәү мәгънәсен югалткан кеше һәлакәте концепциясе тәшкил итә (М.Гафури, «Болгар кызы Айсылу»; Ф.Әмирхан «Бер хәрабәдә»; М.Хәнәфи, «Тегеннән»; «Бер гөл бакчасында»; Г.Газиз, «Бер хыял», «Юлдаш эзләгәндә»; Г.Насрый «Мазарстанда»). Татар хикәясендә дөньядагы вакыйгаларны һәм кешенең рухи кичерешләрен махсус ысулы — контраст чагыштырулар юлы белән сурәтләү формалаша. Хикәя эчендә үзенчәлекле кечкенә күләмле әсәр төре — нәсер барлыкка килә.

Ш.Камал, Ш.Мөхәммәдов, Ф.Әмирхан композицион сыйфатлары белән новеллага туры килә торган хикәяләр иҗат итәләр, һәм бу тенденция 1930 елларда да дәвам итә (К.Тинчурин, «Мәрҗәннәр» новеллалар циклы).

Героик-революцион хикәяләр

1920–1930 елларда 1917 елгы революциягә (Г.Гали, «Беренче мәхәббәт»; Ш.Усманов, «Ил кызы», «Краском мәхәббәте», «Митинг»), Гражданнар сугышына (А.Шамов, «Днепр буенда»), яңа тормыш төзүгә (И.Гази, «Кич алтыда», «Байраговның көндәлек дәфтәреннән»), күмәкләштерүгә (М.Галәү, «Төеннәр»), искелек һәм яңалыкның фаҗигаи конфликтына (Г.Толымбай, «Кара такта алдында»), иске дөньяны тәнкыйтьләүгә (Г.Гобәйдуллин, «Скрипач Хөсәен», «Фаҗигале төннәрдә») багышланган героик-революцион хикәяләр өстенлек итә. 1921 елгы ачлыкны сурәтләүче әсәрләрдә натурализм элементлары барлыкка килә (Г.Ибраһимов, «Адәмнәр» һ.б.). К. Нәҗминең «Кырлар буенча», «Үзбезнекеләр», Г.Кутуйның «Солтанның бер көне» хикәяләрендә күтәренке рухта яңа кешенең яңа тормышы чагыла. 1920–1930 елларда М.Максуд лирик прозаны, нәсерне үстерә («Минем кануннарым», «Оҗмах сезгә, дөнья безгә», «Магнолия чәчәкләре»). 1917 елгы революциягә тискәре мөнәсәбәт эмигрант авторлар хикәяләрендә күрсәтелә (Г.Исхакыйның «Локман Хәким» антиутопиясе).

Бөек Ватан сугышы елларында ватанны дошманнардан саклау төп темага әверелә (Ш.Камал, «Марат»; А.Расих, «Якташларым»; Г.Әпсәләмов, «Хәйбулла солдат»). Фронттагы көндәлек тормышны тасвирлаучы (Г.Бәширов, «Сержант Хәйруллин»; М.Әмир, «Тагын да зуррак бәйрәмнәргә кадәр!»; Г.Әпсәләмов, «Ватан улы»; А.Расих, «Дошман тылында»), фашизмның чын йөзен ачып бирүче (Ф.Хөсни, «Рубенс»; Г.Кутуй «Рәссам»; А.Әхмәт, «Шул көннәрдә»; Ф.Хөсни, «Авылда яз») хикәяләр «хәрби проза» хасил итә. Хәрби-патриотик темага багышланган хикәяләр очеркка якыная.

Шуның белән бергә капма-каршы процесс башлана — хикәя жанрының эстетик кысалары киңәя. Ә.Еники, И.Газиның башлангыч иҗатында фәлсәфи-психология юнәлеш, сугышка кешенең рухи кичерешләре, гомумкешелек кыйммәтләре күзлегеннән карарга омтылу өстенлек итә (Ә.Еники, «Бала», «Бер генә сәгатькә», «Ялгыз каз»; И.Гази, «Ана», «Малай белән эт»). Ә.Еники хикәяләрендә сугыш вакыты рәхимсезлеге белән кешелеклелек («Бала»), эгоизм белән альтруизм («Ана һәм кыз») һ.б. арасында сайлау проблемасы урын ала. Болардан тыш, авторлар лиризмга, идеал эзләүгә, көчле характерлар һәм үзенчәлекле язмышларны кабат торгызуга әйләнеп кайталар (А.Расих, «Ютазы егете»; И.Гази, «Алар өчәү иде»).

Хәрби-патриотик хикәяләр

Сугыштан соңгы әдәбиятта очерк стилендәге хәрби-патриотик хикәяләр (М.Садри, «Генерал»; С.Баттал «Карчыга»), көндәлек дәфтәрләре, хатирәләр формасына (Ә.Еники, «Шиһап абзыйның таныш кызы») мөрәҗәгать итү беренче планда кала килә. Психологизм (А.Шамов, «Агач башмаклы кыз»; Ф.Хөсни, «Ул һәм без», «Малай белән солдат»), маҗаралы (Ә.Айдар «Солдат хикәясе»), фәлсәфи-психология һәм лирик (Ә.Еники, «Йөрәк сере») башлангыч көчәя. Татар әдәбиятында эш-хезмәт (Г.Әпсәләмов, «Инженерлар», «Теләк булса»; Г.Ахунов «Закир абзый бригадасы»), этика (А.Шамов, «Миңнур карт»; Р.Төхфәтуллин, «Җәйге челләдә», «Елга аръягындагы йорт») мәсъәләләренә багышланган социаль-көнкүреш хикәяләре активлаша.

Хикәядә әхлакый проблемалар

1960–1980 елларда психологизмның тирәнәюе әхлак проблемаларына мөрәҗәгать итү белән бергә үрелеп бара (Ә.Еники, «Төнге тамчылар», «Матурлык»; Э.Касыймов, «Таш чыгаручы»; Ф.Яруллин, «Бөек сер»). Романтик хикәяләрдә мәхәббәт (И.Гази, «Тургай картаямы икән?»; Ф.Яруллин, «Мәхәббәт сынавы»), ялгызлык (Ә.Еники, «Шаяру», «Тынычлану»), халыкның гореф-гадәтләре, йолалары, көнкүрешенең милли үзенчәлекләре кыйммәтен раслау (Ф.Яруллин, «Сагыш», «Тыкрык кырыендагы өй») темалары әйдәп бара. Нефть чыгару, техник прогресс темаларына (Э.Касыймов, «Сөенеч»; Ф.Яруллин, «Кар күзе») багышланган хикәяләр иҗат ителә.

Илнең иҗтимагый-мәдәни тормышындагы «җепшеклек» элегрәк тыелган темаларга, иң элек шәхес культы белән бәйле темаларга мөрәҗәгать итү белән бергә бара. А. Гыйләҗевның «Өч тәгәрмәчле арба» хикәясендә заман фаҗигасе сынган язмышлы кешеләр (репрессияләнгән иреннән баш тарткан хатын, һәм шуның өчен аны гафу итә алмаган улы хәсрәте) фаҗигасе буларак аңлатыла. Тәүге тапкыр мәҗбүри эмиграция мәсьәләсе күтәрелә (М.Юныс, «Безнең өй өянке астында иде»). Язучылар, тоталь рәвештә коммунистик идеология таратуның нәтиҗәсе булган туган телгә кимсетеп карау, рухи байлыкларны һәм милли традицияләрне югалту кебек тискәре күренешләргә (Ә.Еники, «Әйтелмәгән васыять», «Туган туфрак»; Ф.Хөсни, «Кояш баешы»; Ф.Латыйфи «Рустик») игътибар итә башлыйлар. Яшәешнең рухи нигезләрен эзләү авторларның карашын кабат алар тарафыннан милли рухны саклауның төп факторы дип күзалланган татар авылына юнәлдерә (Ф.Яруллин, «Иске өй истәлеге»; И.Гази, «Кояш артыннан киткән тургай»). Тормышның көнкүреш һәм социаль шартларын тәнкыйтьләп (Ф.Хөсни, «Кем гаепле?»), авторлар бер үк вакытта җәмгыятьтәге әхлакый үзгәрешләрне ачып бирәләр (Ф.Шәфигуллин, «Ана һәм кыз», «Ялгыз өрәңге»).

Фантастик хикәяләр

Фантастик хикәяләр (А.Тимергалин, «Рибб Локсның үлеме», «Сәер планетада», «Космостан кунаклар» һ.б.), хикәя-этюдлар (Г.Гыйльманов, «Чалгы җыры»; И.Иксанова, «Телефон»), хикәя-новеллалар (Ф.Җамалетдинова «Тукталыш») барлыкка килә.

Хикәя жанрының хәзерге торышы

XX–XXI йөзләр чиге әдәбиятында парадигмалар алмашыну, беренче чиратта, хикәя жанрында чагыла. Милли кыйммәтләрне торгызу, әдәбиятта милли характерны яңадан тудыру жанрның характерлы үзенчәлеге булып тора (Ф.Латыйфи, «Көмеш беләзек», «Әманәт»; Ф.Сафин, «Гөлләрем-сиреньнәрем»). Милли тарихка аерым игътибар юнәлтелә. Әдәбият сәхнәсенә тарихи хикәяләр — укучы белән бүгенге милли проблемалар турында үзенчәлекле диалог чыга (М.Хуҗин, «Куларада кәлтә уйный»; Р.Зәйдулла, «Хан һәм шагыйрь»; И.Иксанова, «Балан чәчәге»). Әхлакый проблемалар куелышында прозаиклар иң элек милли, дини кыйммәтләргә юнәлеш тоталар (Т.Галиуллин, «Кияү»; М.Хуҗин, «Елау»; Н.Гыйматдинова, «Төш узгач»), аларны гомумкешелек категорияләре югарылыгына күтәрәләр (Р.Рахман, «Бер микъдар былбыл»).

Элекке идеологик, социаль һәм мәдәни ориентирларны инкарь итү, совет (М.Хуҗин, «Мәгарә»; Ф.Садриев, «Ялгышны төзәтү»; Р.Габделхакова «Сират күпере») һәм совет чорыннан соңгы (Ф.Садриев, «Балта сабы чәчәк аткач»; Р.Зәйдулла, «Яңгыр астындагы ябалак») чынбарлыкны мифлардан арындыру сәнгати экспериментның башы була. Хикәя авторлары яңа шартлы-метафорик алымнар үзләштерәләр (Р.Зәйдулла, «Йорт»). Символик характердагы хикәяләр барлыкка килә (Р.Зәйдулла, «Дару», «Бала»; Ф.Җамалетдинова, «Алма», «Таш чыгаручы»). Ассоциатив проза, бер текстта берничә эчтәлекле катлам, дискурслар кушу жанрның эстетик мөмкинлекләренең киңәюе, синестезия күренеше турында дәлилли (М.Кәбиров, «Дүртенче үлчәм», «Канатлы кеше»; Р.Габделхакова, «Даладан килүче», «Китүчеләр»).

Әдәбият

Хәйруллин Х.Ф. Язучы һәм тормыш: Әдәбият теориясе әдәби хәрәкәт мәсьәләләре. К., 1979; 

Татар әдәбияты тарихы. К., 1985–2001. Т. 2–6; 

Заһидуллина Д. Яңа дулкында. К., 2006; 

Миннегулов Х.Ю. Татарская литература и Восточная классика (Вопросы взаимосвязей и поэтики). К., 1993.

Автор — Д.Ф.Заһидуллина