Мәкаләдә Җ.Фәйзинең М.Җәлил сүзләренә язылган “Кызыма” бишек җырының кайбер музыкаль үзенчәлекләре, язылу тарихы, аның фольклор вариантлары белән чагыштырып тикшерелә. Төп игътибар әлеге җырның әдәби нигезенә бирелә. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге архив фондлары, композитор Җ. Фәйзи, шагыйрьләр М.Җәлил һәм Ә.Исхак тормышына һәм иҗатына нисбәтле төрле басмаларның материаллары, шулай ук үзләренең һәм башка фольклорчыларның кыр экспедицияләрендәге язмалары файдаланылды.

Сылтама ясау өчен: Юнусова Г.Ф. Колыбельная песня Дж. Файзи – М. Джалиля и ее фольклорные варианты // Научный Татарстан. 2015. №4. С.144–153.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Гүзәл Фәйзерахман кызы Юнысова, Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге өлкән фәнни хезмәткәре