ТРның 2004 ел 24 март Законы белән гамәлгә кертелә.

ТР дәүләтчелеген, икътисад, мәдәният, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, сәнгать һәм спортны үстерү, кеше хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итүдә зур казанышларга ирешкән, җәмәгать тәртибен саклауда кыюлык һәм батырлык күрсәткән гражданнар өчен булдырыла. Орден белән ТР Президенты бүләкли.

ТР Президентының 2004 ел 16 июнь һәм 25 ноябрь Указлары буенча орден билгесен нигезендә алтын һәм көмеш йөгертелгән, кырлары шомартылган сигез нур булган көмеш йолдыз тәшкил итә. Йолдызның кара-каршы очлары арасы — 50 мм. Йолдыз үзәгендә — барс сурәте төшерелгән, 20 мм диаметрлы алтын йөгертелгән түгәрәк медальон. Медальон әйләнәсендә ике кабарынкы кайма арасындагы яшел эмаль җирлекне татар халык орнаменты рәвешендәге бизәк били, түбәнге өлештә «Татарстан» язуы урнаштырылган. Билгенең арткы ягында — номер. Билге яшел-ак-кызыл төстәге муар тасма тарттырылган биш почмаклы кыса белән тоташа. Тасманың киңлеге — 24 мм, яшел һәм кызыл буйларның киңлеге 11 әр мм, ак буйның киңлеге — 2 мм. Орден яшел-ак-кызыл төстәге муар тасма тарттырылган 10×24 мм зурлыктагы турыпочмаклы кыса рәвешендәге орден планкасы белән бергә бирелә. Тасма үзәгендә алтынланган лалә урнаштырылган. Кызыл һәм яшел буйларның киңлеге 11 әр мм, ак буйныкы — 2 мм.

2015 елның 1 гыйнварына әлеге бүләккә 153 кеше лаек булган.

Автор — Е.Б.Долгов