Биографиясе

1926 елның 29 ноябре, Алабуга кантоны Уразай авылы — 2009 елның 7 феврале, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1952).

1954–1957 елларда ТАССР Китап палатасында, 1959–1968 елларда Әлмәт Техника йортында, 1969–1983 елларда ТАССР Язучылар берлегендә китапханәче булып эшли.

Рус теленнән татар теленә Л.Н.Толстойның «Булька» (1953) исемле хикәяләр җыентыгын, В.А.Чивилихинның «Ёлки-моталки» («Урман-чытырман», 1977) повестен, Д.Н.Вәлиевнең «День икс» («Шартлы көн», 1982) пьесасын, казакъ һәм каракалпак язучыларының әсәрләрен тәрҗемә итә.

Яшүсмерләр өчен язылган «Минем кала алуым» (1972; рус телендә «Я и город белокаменный», 1976), «Асылбикәне җирләгәндә» (1996) повестьлары авторы.

Әсәрләре

Минем кала алуым. К., 2006.

Әдәбият

Шәһидә Максудовага 80 яшь // Казан утлары. 2006. № 11.