Алабуга шәһәрендә училище 1809 елда, Казан губернасының калган барлык өяз шәһәрләрендә 1816–1818 елларда, Казанда 1835 елда Казан хосусый халык училищесе җирлегендә, Минзәләдә 1839 елда, Буада 1842 елда, Бөгелмәдә 1854 елда ачыла.

Башлангыч белемле ир балалар кабул ителә. 1804 елгы халык училищеләре уставы буенча уку срогы 4 ел (ике сыйныфта 2 шәр ел), штатта 2 укытучы эшли.

1828 елгы устав буенча уку срогы 5 елга кадәр арта. Укытуга фәннәр системасы кертелә, штатка — күзәтүче (директор), арифметика һәм геометрия, рус теле, тарих һәм география, рәсем һәм матур язу укытучылары алына; шулай ук Ходай кануны укытыла.

Өяз училищеләренең укытучылары, нигездә, гимназия һәм руханилар семинариясен тәмамлап, махсус имтихан тапшыручылар була.

Өяз училищеләре каршында әзерлек сыйныфлары эшли, алар күп кенә өяз шәһәрләрендә бердәнбер башлангыч мәктәп исәпләнәләр. Укучыларның күпчелеге түләүсез белем ала, калганнары өчен дә түләү зур булмый. Укыту дәрәҗәсе тиешле югарылыкта булса да, программада чит телләр һәм алгебра фәне укыту каралмаганлыктан, укуны гимназия һ.б. уку йортларында дәвам итү мөмкин булмый. Кечкенә шәһәрләрдә өяз училищеләренең социаль роле шактый ук югары була, алар ярлы гаилә балаларына да белем алу мөмкинлеген бирәләр. Өяз училищеләре тәмамлаучыларның күбесе кече чиновниклар, хосусый компания хезмәткәрләре, 1860 елдан земство мәктәпләре укытучылары булалар.

1870 елларның 2 нче яртысыннан ХХ йөз башына кадәр өяз училищеләре акрынлап Шәһәр училищеләре итеп үзгәртеләләр.