Гөбенә елгасының (Зөя елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 17,5 км. Бассейнының мәйданы 103,6 км2. Идел буе калкулыгыннан ага. Елга башы Кайбыч районы Ульянково авылыннан 4 км төньяк-көнбатыштарак, тамагы Яшел Үзән районы Рус Әҗиле авылыннан 2 км көнбатыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 140 м, тамагыныкы – 55 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 5 %.

Ышналының 0,4 тән 1,5 км га кадәр озынлыктагы 4 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,2 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 0,25-0,5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Коры вакытта суы тамагына кадәр барып җитмәскә дә мөмкин. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 96 мм,ташу вакытында су агымы катламы 90 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,02 м3/с.

Ел дәвамында суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л). Гомуми минеральләшәүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л.