Тарихы

Авыл 1646 елдан билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда Каратма исеме белән дә мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элекке ясаклы татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау, чыпта-кап сугу кәсепчелеге таралган була.

Мәхәллә XIX йөзгә кадәр барлыкка килә. 1873 елда яңа мәчет төзелә.

XX йөз башында шулай ук мәдрәсә (1909 елда 30 ир бала һәм 25 кыз бала укый), җил тегермәне, вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 402,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Кукмара волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан — Дөбъяз, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Олы Җәке авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Йолдыз №3” колхозы оештырыла. 1957 елдан авыл “Ключи” кошчылык совхозы (үзәк утары Большие Ключи авылында), 1969 елдан “Уразлы” яшелчәчелек совхозы составында (үзәк утары Олы Җәке авылында, 1994 елдан “Уразлы” күмәк предприятие, 2001−2013 елларда “Уразлы”, “Җәке”, “Прогресс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять).

Мәгариф һәм мәдәният

2000 елларга кадәр башлангыч мәктәп эшли. Клуб (1989 елдан), мәчет (1992 елдан) бар. 2020 елда чишмә төзекләндерелә.

Күренекле кешеләре

Б.Ф.Муллин (1834−1917) – 2 нче гильдия Казан сәүдәгәре, хәйрияче, җәмәгать эшлеклесе.

Халык саны

1782 елда — 28 ир заты;
1859 елда — 207,
1897 елда — 301,
1908 елда — 339,
1920 елда — 364,
1926 елда — 512,
1938 елда — 498,
1949 елда — 276,
1958 елда — 301,
1970 елда — 294,
1979 елда — 254,
1989 елда — 202,
2002 елда — 265,
2010 һәм 2017 елларда — 251 әр кеше (татарлар).