Биографиясе

1923 елның 17 июне, Казан — 2005 елның 23 мае, Мәскәү.

Казан юридик институтын тәмамлый (1946). 1950–1952, 1955–1956 елларда СССР ФАнең Тел, әдәбият һәм тарих институтында. 1952–1955 елларда СССР ФА Шәрекъне өйрәнү институтының Совет Көнчыгыш халыкларының тарихы һәм мәдәнияте бүлегендә гыйльми секретарь.

1956–1965 елларда Казан университетында, 1959 елдан СССР тарихы кафедрасы мөдире.

1965–1970 елларда СССР ФАнең Себер бүлеге Якутск филиалында.

1970–1996 елларда РФА Россия тарихы институтының Россия халыклары тарихы һәм этносара мөнәсәбәтләр үзәгендә.

Фәнни эшчәнлеге

«Зур совет энциклопедиясе»нең («Большая советская энциклопедия») 2 нче һәм 3 нче басмаларын, «Ватан тарихы» («Отечественная история», т. 1–3, М., 1994–2000) энциклопедиясен, «Татар энциклопедия сүзлеге»н (1999) әзерләүдә катнаша.

Казан ханлыгы чорының язма ядкәрләрен — Ибраһим һәм Сәхибгәрәй ханнарның ярлыкларын басмага әзерли. Хезмәтләре Казан ханлыгы, Кырым, Якутия тарихына, татар халкының килеп чыгышы мәсьәләләренә, Идел буе һәм Уралдагы төрки, фин һәм угор халыкларының урта гасырлар тарихына карый.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре  

Земельные правоотношения в Казанском ханстве. К., 1958;

Тарханный ярлык Казанского хана Сахиб-Гирея 1523 г. // Новое о прошлом нашей страны: Памяти академика Тихомирова М.Н. М., 1967.

Әдәбият  

Кто есть кто в татарской общине Москвы. М., 2001;

Мелуа А.Н. Российская академия естественных наук. М.-СПб., 2002.