- РУС
- ТАТ
астроном, физика-математика фәннәре докторы (2003)
1952 елның 3 апрелендә Приморье краеның Лазо районы Преображение бухтасында туа.
Казан университетын тәмамлаганнан соң (1974), шунда ук астрономия кафедрасында эшли.
2004 елдан РФА Астрономия институтының (Мәскәү) әйдәп баручы фәнни хезмәткәре.
Хезмәтләре йолдызлар атмосферасында спектраль сызыклар формалашуны өйрәнүгә, йолдызларда химик элементлар барлыгын билгеләүгә, Галактиканың химик эволюциясенә карый.
Машонкина, беренче булып, Галактиканың калын һәм юка дискларының төрле химик тарихларын күзәтү юлы белән раслый (нейтроннар эләктереп алу процессында синтезлана торган авыр элементлар барлыгын анализлау ярдәмендә); кайбер салкын йолдызларда барий, европий, стронций, неодий күләмен югары төгәллек белән билгели; Галактиканың химик эволюциясе моделенә күзәтү чикләрен таба.
Европа астрономнар җәмгыяте (1995 елдан), Халыкара астрономнар берлеге (1998 елдан) әгъзасы.
Не — ЛТР анализ формирования линий EuII в атмосферах звезд солнечного типа // Астрон. журн. 2000. Т. 77;
The Accurate Collisional Cross Sections as Important Input Data in NonLTE Calculations // Model Armospheres and Spectrum Synthesis. ASP Conf. Ser. 1996. V. 108. Barium and europium abundances in cool dwarf stars and nucleosynthesis of heavy elements // Astronomy and Astrophysics. 2000. V. 364 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.