Тарихы

Авылга XVII йөзнең икенче яртысына кадәр нигез салына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

ХХ йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, 2 җил тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 647,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Килдураз волостена керә. 1920 елдан .– ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Килдураз авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «1 Май» колхозы оештырыла (беренче рәисе –Ш.Шәмсетдинов), 1951 елдан берләштерелгән «Коммуна» колхозы составына керә, 1994 елдан «Коммуна» крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 1999 елдан «Коммуна» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбеснчә «Коммуна» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда клуб (2000 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1992 елдан) бар. 2016 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авыл янында археология истәлекләре: Ишмәк I, II торулыгы (соңгы бронза дәвере) табыла.

Күренекле кешеләре

Ш.Н.Хөсәенов (1929–1999) – драматург, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Халык саны

1782 елда – 71 ир заты;
1859 елда – 594,
1897 елда – 813,
1908 елда – 981,
1920 елда – 879,
1926 елда – 655,
1938 елда – 441,
1949 елда – 345,
1958 елда – 302,
1970 елда – 285,
1979 елда – 94,
1989 елда – 158,
2002 елда – 164,
2010 елда – 155,
2015 елда – 125 кеше (татарлар).