Биографиясе

1928 елның 7 мае, Мамадыш кантоны, хәзер Мамадыш районы Түбән Ушма авылы — 2007 елның 20 августы, шунда ук.

ТАССР Авыл хуҗалыгы министрлыгының колхоз рәисләре әзерләү буенча Татарстан урта авыл хуҗалыгы республика мәктәбен тәмамлый (Казан, 1956).

1944–1989 елларда Мамадыш районында: тракторчы, «Кызыл флаг» колхозында рәис урынбасары, агроном, рәис (1959 елдан).

1957–1959 елларда Түбән Ушма авыл советы рәисе.

Шакиров җитәкләгән елларда колхозда матди-техник база һәм социаль-мәдәни инфраструктура булдырыла, юллар, күперләр төзелә, Түбән Ушма һәм Хафиз авылларына газ кертелә; бөртекле ашлык җитештерү — 2,2, бәрәңге — 2, сөт — 7, ит — 5,6 тапкыр, бөртеклеләрнең уңышы 1 га дан 6,1 ц дан 16,9 ц га, уртача еллык савым һәр сыердан 2140 кг нан 4045 кг га кадәр арта.

Җитештерүнең табышлылык дәрәҗәсе 47,4% тәшкил итә (1989).

Бүләкләре

Ленин ордены, дүрт Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш медале белән бүләкләнә.

Автор — И.Н.Афанасьев