Тарихы

1565–1567 еллардан Селик Кабан буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Кече Кабан буларак та билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дүләт крәстияннәре катлавына керә.Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук кирпеч сугу, мич чыгару һәм тегүчелек кәсепчелеге, сатуга суган үстерү, сәүдә тарала.

XX йөз башында мәчет, мәдрәсә, җил тегермәне, 6 вак-төякләр кибете була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1249 дисәтинә. тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Астраханка волосте үзәге була. 1920 елдан ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Лаеш районында.

Хәзер Нармонка авыл җирлеге составында.

Мәдәният

Авылда клуб (1950 еллардан) бар.

Күренекле кешеләре

Э.Г.Гайфуллина (1929–2016) – СССРның спорт остасы, чаңгыда узышу буенча СССР, БДБ, Россия, дөнья чемпионы;

Ә.Я.Сәйдәшев (1840–1912) – 1 нче гильдия Казан сәүдәгәре, җәмәгать эшлеклесе, меценат, Казан шәһәр думасы, өяз земство җыены гласные, “Бәянелхак” газетасы нашире һәм мөхәррире;

М.Ә.Сәйдәшев (1865–1914) – “А.Я.Сәйдәшев уллары белән һәм Б.Субаев” ширкәте директоры, “Б.Субаев, И.Бурнаев һәм М.Сәйдәшев” сәүдә йорты милектәше, “Бәянеләхак” газетасы мөхәррире, Казан шәһәре Ярлы крәстияннәргә ярдәм җәмгыяте идарәсе рәисе урынбасары.

Тормышы һәм эшчәнлеге авыл белән бәйле шәхесләр:

Яхья Сәйдәшев (? – 1876) – авыл мәчете мулласы, сәүдәгәр Сәйдәшевләр нәсел башлыгы.

Авыл зиратында аның каберендә югары каллиграфик дәрәҗәдә башкарылган эпитафияле кабер ташы сакланган.

Халык саны

1782 елда – 51,
1859 елда – 198 ир-ат;
1897 елда – 728,
1908 елда – 823,
1920 елда – 930,
1926 елда – 860,
1938 елда – 676,
1949 елда – 408,
1958 елда – 289,
1970 елда – 196,
1979 елда – 125,
1989 елда – 92,
2002 елда – 82,
2010 елда – 66,
2017 елда – 71 кеше (татарлар – 98,4%, руслар – 1,6%).