Биографиясе

1939 елның 21 декабрендә Оренбург өлкәсенең Орск шәһәрендә туган.

1962 елда Казан университетын тәмамлый, 1963 елдан шунда ук эшли, 1987–1993 елларда нәорганик химия кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре координацион кушылмалар химиясенә карый. Ю.И.Сальников сыек фазадагы күп компонентлы катлаулы системада тигезләнешләрне өйрәнү өчен координацион кушылмалар химиясендә төш магнит релаксациясе алымын куллануның теоретик һәм эксперименталь нигезләрен; тикшеренүләрнең төрле алымнарында (төш магнит релаксациясе, спектрофотометрия, рН-метрия, потенциометрия, эрүчәнлек алымы, дилатометрия һ.б.) гомуми формаль модельләштерү юлын эшли. Бер яки ике фазалы тигезләнешле сыек фаза системаларында (бериш, төрле лигандлы, күп төшле, гетеротөшле, гетеровалентлы һәм тигезләнешле системаның башка формаларында; электрон күчерүне, шулай ук каты һәм газсыман фазалар хасил булуны исәпкә алып) туры һәм кире мәсьәләләләр чишүнең алгоритмын һәм программасын тәкъдим итә. 3d- һәм 4f-элемент ионнарының кислородлы һәм азотлы лигандлар белән гомо- һәм гетеротөшле кушылмалар формалаштыру шартларын һәм закончалыкларын билгеләп, координацион кушылмалар химиясендә яңа юнәлеш барлыкка китерә.

Уйлап табуга 15 авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре

Магнетохимия и радиоспектроскопия координационных соединений. Казань, 1989 (автордаш).

Полиядерные комплексы в растворах. Казань, 1989 (автордаш).

Кислотно-основные комплексообразующие свойства 2-диалкиламинометилфенолов на примере меди (II) в двухфазной среде тетрахлорметан-вода // Журн. общей химии. 2003. Т. 73, вып. 9 (автордаш).

Әдәбият

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. Казань, 2004. Т. 3.